Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Язгы басу эшләре алдыннан зур киңәшмә узды

Район аграрчылары традицион авыл хуҗалыгы конференциясендә чәчүне үткәрү стратегиясе турында фикер алышты.

Район аграрчылары традицион авыл хуҗалыгы конференциясендә чәчүне үткәрү стратегиясе турында фикер алышты.
Әйткәндәй, Аксен агросәнәгать колледжында үткән быелгы очрашу язгы мизгелгә генә багышланмады. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм итү мәсьәләләре, кыр культураларын селекцияләү һәм орлыкчылык, терлекчелек тармагында фәнни-тикшеренү юнәлешләре, туфракны агрохимик тикшерү һәм башка бик күп мәсьәләләр каралды.
Район хакимияте башлыгы Дамир Мостафин, республика авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ирек Сураков, галим - аграрчылар, хакимият башлыгы урынбасары Данир Әхмәдышин җитәкчелегендәге авыл хуҗалыгы бүлеге белгечләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре, ветеринария табиблары, фермерлар катнашлыгындагы конференция колледж буйлап экскурсиядән башланды. Чарада катнашучылар уку корпусында, музейда булды, студентларның яшәү шартлары белән танышты, аеруча остаханәләр кунакларда кызыксыну уятты.
Хәтерегезгә төшерәбез, былтыр “Мәгариф” милли проекты кысаларында, колледж “Агрономия”, “Авыл хуҗалыгы биотехнологияләре” “Сити-фермерлык”, “Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү” һәм “Ветеринария” компетенцияләре буенча остаханәләр ачуга грант яулады. Колледж директоры, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Ришат Әбделвәлиев җитәкчелегендә педагоглар һәм студентлар, остаханәләрдәге уникаль җиһазларның мөмкинлекләрен күрсәтеп, кунакларга мавыктыргыч экскурсия оештырды.
Алда торган чәчү кампаниясе мәсьәләләрен тикшерү барышында Данир Әхмәдышин, районның барлык категория хуҗалыклары буенча 49997 гектар мәйданга бөртекле культуралар (узган ел белән чагыштырганда 111 процент) чәчү күзаллана, шуларның 36714 гектарын язгы культуралар били, дип билгеләде. Техник культуралар 21341 гектарга (узган ел белән чагыштырганда 87 процент) чәчү планлаштырыла.
Уҗым культуралары 13283 гектарга чәчелгән. Монолитлар үстерү нәтиҗәләре буенча культуралар яхшы хәлдә.
-Безнең бурыч - бөртеклеләрнең тулай җыемын 92,8 мең тоннага җиткерү. Бер баш шартлы малга кимендә 30 центнер тупас һәм сутлы азык берәмлеге хәзерләргә кирәк. 7970 тонна ит, 10970 тонна сөт җитештерергә ниятлибез, - дип ассызыклады Данир Әнвәр улы.
2020 елда агросәнәгать комплексы үсешенең стратегик юнәлешләре, дәүләт ярдәме чаралары турында авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ирек Сураков сөйләде. Якташыбыз, профессор, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Рөстәм Кираев, ул күптән түгел генә Башкортстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтына җитәкчелек итә, авыл хуҗалыгы тармагында перспективалы фәнни тикшеренү юнәлешләре белән таныштырды. Башкортстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галимнәре дә чыгыш ясады.
Агросәнәгать комплексы өчен квалификацияле кадрлар әзерләгән һәм яшь буынны тәрбияләгән өчен Аксен агросәнәгать колледжы директоры Ришат Әбделвәлиевка район хакимиятенең рәхмәт хаты тапшырылды. Агросәнәгать комплексы үсешенә шәхсән зур өлеш керткәне, авыл хуҗалыгы һөнәрләре абруен күтәргәне, авылның иҗтимагый тормышында актив катнашканы һәм төрле яклап ярдәм кулы сузганы өчен “Заря” җәмгыяте җитәкчесе Наил Әминевка һәм Нигъмәтулла авылыннан фермер Илһам Дибаевка рәхмәт хатлары тапшырылды. “Агро МТС” җәмгыятенең генераль директоры Җәүдәт Сафин Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Почет грамотасы белән бүләкләнде. Аксен колледжы чыгарылыш студентлары төркеме дә уку йортына бүләк тапшырды.
Читайте нас: