Әлшәй хәбәрләре
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Авыл хәстәрлекләре
3 апрель 2020, 19:55

Бернигә карамый чәчәргә

Аграрчылар өчен кызу чор – яңа мизгел башланды.

Аграрчылар өчен кызу чор – яңа мизгел башланды.
Ә ул, билгеле булуынча, кичектергәнне яратмый, шуңа да коронавирус инфекциясе таралуга бәйле кертелгән чикләүләр дә монда кулланыла алмый.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров чәчү кампаниясен быел югары дәрәҗәдә үткәрергә кушты.
-Бүгенге шартларда авыл хуҗалыгының нәтиҗәлелеге аеруча мөһим. Икътисадка зур зыян килгән әлеге очракта мөмкин кадәр нәтиҗәле эшләргә кирәк, - дип белдерде Радий Фәрит улы.
Бүгенге катлаулы шартларда куелган бурычларның бөтен җаваплылыгын аңлап, республика игенчеләре алгы сызыкта хезмәт сала. Үткән атнада берничә районда, шул исәптән Әлшәйдә дә, яңа чәчү мизгеленә старт бирелде. Басуга беренчеләрдән булып “Раевка”, “Агрокоопинвест” авыл хуҗалыгы предприятиеләре үз агрегатларын чыгарды, аларга башка хуҗалыклар, фермерлар да кушылды. Басуларда берьюлы дым каплату, уҗым культураларын тукландыру, күпьеллык үләннәрне тырмату эшләре дә бара, чәчү алдыннан орлыкларны эшкәртүгә дә тотындылар.
-Быел яз иртә килде, басу эшләре ике атнага алданрак башланды, - ди авыл хуҗалыгы бүлеге баш агрономы Татьяна Лисицына. – Дымны саклау буенча агротехник чараларны - 44800 гектарда, 13 меңнән артык гектарда уҗым - культураларын тукландыру, 5700 гектарда күпьеллык үләннәрне тырмату эшләрен башкарасы бар. Шулай ук чәчүгә 6200 тонна язгы бөртекле культуралар орлыгын агуларга кирәк.
Аграчыларның һәр көне, һәр сәгате исәптә. Чөнки нәкъ шушы чорда киләчәк уңышның язмышы хәл ителә. Хәерле сәгатьтә!
Читайте нас: