Әлшәй хәбәрләре
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хәстәрлекләре
15 апрель 2020, 22:00

Алгы сызыкта – аграрчылар

Районда язгы басу эшләре дәррәү башланды

Районда язгы басу эшләре дәррәү башланды
Бүген, кешеләрнең күпчелеге үзаллы изоляциядә булганда, безнең игенчеләребез басуларда ялсыз эшли.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермер хуҗалыкларының барсы да диярлек, басу эшләренә төште. Механизаторлар туфракның дымлылыгын саклау өчен ал-ял белми эшли, уҗым культураларын һәм күпьеллык үләннәр чәчүлекләрен өстәмә тукландыра. Авыл хуҗалыгы бүлегенең агрономия хезмәте мәгълүматлары буенча 13 апрельгә карата 6100 гектар мәйданда (14 процент) дым каплатылган, 2100 гектарда (15 процент) – уҗым культураларын тукландыру, 2100 гектарда (37 процент) – күпьеллык үләннәрне тырмату, 130 гектарда (3 процент) күпьеллык үләннәрне тукландыру эшләре башкарылган. Хуҗалыкларда чәчү алдыннан орлык эшкәртү дә бара. Шикәр чөгендере һәм көнбагыштан тыш (аларны сатып алу дәвам итә), игенчеләр язгы чәчүгә орлык белән тәэмин ителгән. Быелгы уңыш өчен 7767 тонна (100 процент) язгы бөртекле культуралар орлыгы салынган иде, шуның 1300 тоннасы (21 процент) агуланды.
-Уҗым культуралары сөендерә, алар 14094 гектарны били, узган елларга караганда күпкә яхшырак кышладылар, - ди авыл хуҗалыгы бүлегенең баш агрономы Татьяна Лисицына. – 5380 гектарга чәчелгән уҗым арышы һәм 4753 гектардагы уҗым бодае яхшы хәлдә. 2190 гектардагы уҗым арышы һәм 1010 гектардагы уҗым бодае канәгатьләнерлек. Салкыннар кабат булмас һәм үсемлекләрне саклап калырбыз, дип ышанам.
Бу көннәрдә авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр чәчүгә ныклап әзерләнү өчен бөтен көчен сала. Таләп ителгән 2600 тоннадан 776 тонна минераль ашлама, үсемлекләрне саклау чаралары сатып алынган. Алга куелган бурыч – 67 меңнән артык гектарда язгы чәчүне үткәрергә техника паркы да әзер.
-Өегездә калыгыз һәм борчылмагыз, өстәлләрегездә икмәк, сөт һәм ит булсын өчен без сезнең өчен эшлибез, - дип мөрәҗәгать итә, Русиянең Авыл хуҗалыгы министрлыгы игълан иткән #мыдлявасбезвыходных дип аталган бөтенрусия акциясенә беренчеләрдән булып кушылган игенчеләребез.
Читайте нас: