Әлшәй хәбәрләре
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Авыл хәстәрлекләре
29 апрель 2020, 19:00

Апрельдә яңгырлар яуса, уңыш мул булыр

Аграрчылар һава торышының үзгәреп торуын үз файдасына юрый.

Аграрчылар һава торышының үзгәреп торуын үз файдасына юрый.
Районда башланган чәчү эшләре бу арада тукталып тора. Я кар катыш яңгырлар ява, я яшен яшьнәп, күк күкри, аннан инде чагу төсләре белән балкыган җәйгор калка. Хәвефле игенчелек зонасында эшләргән күнеккән Әлшәй игенчеләре һава шартларына зарланмый, язгы яңгырлар уңышка гына, ди алар. Вакыт та артык ашыктырмый, чөнки быел язгы чәчү эшләре ике атнага иртәрәк башлады.
Шушы көннәрдә игенчеләр 70 процент мәйданда дым каплаткан һәм 63 процент мәйданда уҗым культураларын тукландырган, 90 проценттан артык орлык агуланган. Күп кенә авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм фермер хуҗалыкларында район өчен традицион булган арпа, солы, борчак һәм көнбагыш чәчәләр. 27 апрельгә карата 2350 гектарда (4 процент) чәчелгән, басу эшшләренә 33 агрегат җәлеп ителгән. Басуларда беренче мең гектарда язгы бөртекле культуралар, 100әр гектар борчак һәм көнбагыш чәчелгән.
“Колос” агрофирмасы басуларында кайбер урында кар ята әле, бу зонага гадәттә яз бераз соңрак килә, туфрак чәчүгә өлгермәгән. Ә менә уҗым культураларын тукландыру өчен иң кулай вакыт. Игенчеләрне дәртләндереп, ашыктырып сабан тургае да җыр суза. Тәҗрибәле механизаторлар Александр Хаҗигалиев һәм Валентин Осипов үзләренең “Туман” тракторларын басуга алып чыга. Көзен алар 1277 гектарда киләчәк уңыш өчен ышанычлы нигез салганнар. Менә берничә ел инде “Колос” агрофирмасында уҗым культураларыннан арышның кышка чыдамлы “Марусенька” сортына өстенлек бирәләр.
-Карагыз әле, нинди тигез шытымнар! Уҗымнар быел яхшы кышлады. “Марусенька”га зур өметләр баглыйбыз, - дип, соклануын яшерми утыз елга якын чәчү эшләрендә катнашкан тәҗрибәле агроном Сабирҗан Ганиев.
Әйе, игенче өчен моннан да зуррак куаныч юктыр ул, чөнки икмәк булса, җыр да була, дип юкка гына әйтмәгәннәр бит. Төрле авыр сынаулар, чирләр үтеп китәр ул, ә икмәк өстәлләребездә һәрчак кадерле ризык булып калыр.
Читайте нас: