Әлшәй хәбәрләре
-2 °С
Кар
Барлык яңалыклар

Орлыгына күрә уңышы

Районда чәчү эшләре тәмамлана

Язгы культуралар 51108 гектарда чәчелде. Бодай - 13500 га, арпа – 12348, солы – 2604, борчак – 620, көнбагыш – 15648, шикәр чөгендере – 946, берьеллык үләннәр -1158 гектарны били. Бүген басуларда авыл эшчәннәре кукуруз, җитен, горчица һәм башка соң өлгерә торган җылы яратучы үсемлекләр чәчә. Игенчеләр карабодай чәчүне дә тәмамлап, бу культура быел 1318 гектар мәйданны били. Шулай ук чәчүлекләрне тәрбияләү эше дә җитез бара. Аграрчылар татлы тамырны беренче катка химик утауны төгәлләде, әле басуларда язгы бөртеклеләрне эшкәртү бара.
Һәрвакыттагыча, Нигъмәтулла авылыннан фермер Дибаевлар үзләренең чираттагы 27нче чәчү мизгелен зур оешканлык белән үткәрде. 1753 гектар сөренте җирләрнең 200 гектарына алар язгы бодай, шунча ук мәйданда арпа чәчте. 300 гектардан артык мәйданны традиция буенча борчак культурасы били. Иң зур шикәр чөгендере плантацияләре дә районда быел Дибаевларда, бу культура 265 гектарга чәчелгән. Күпьеллык үләннәр - 209 гектар, уҗым бодае 500 гектар тәшкил итә. Чәчүне, елдагыча, Нигъмәтулла фермерлары яхшы агротехник срокта үткәрде.
Бу заманча техникага һәм югары әзерлекле булуга гына бәйле түгел, әлбәттә, бүген әтиләренә ярдәмгә яңа алмаш килде. Әйе, басуда хәзер җир эшкәртүче Дибаевларның өченче буыны хезмәт сала. Шушы фермер хуҗалыгына нигез салучы Миңлевәдүт Дибаевның уллары - тәҗрибәле механизаторлар белән беррәттән, аның оныклары – Ринат, Ирек, Илгиз, Фоат һәм хәтта мәктәптә укучы Даян да өлкәннәр калышмый, тырышып эшли. Үзләре бер дәүләт!
Көчле терәк булырдай әтиләре янында, әлбәттә, егетләр тыныч кына шәһәрдә дә яши алыр иде, әмма, биш баһадирдай биш ул үстереп, туган җиргә сөю тәрбияләгән картәтиләре кебек, алар да авылда калуны, икмәк үстерүне хуп күрә. Өч буын бәйләнеше, аларның тырыш хезмәте үз җимешләрен бирә. Әгәр өлкән буын вәкилләре балаларын җиңел булмаган крестьян тормышы нечкәлекләренә өйрәтсә, яшьләр, үз чиратында, заманча агротехнология серләренә төшенергә ярдәм итә.
-Вирус килер дә китәр, ә чәчү эшләрен вакытында үткәрергә кирәк. Язның бер көне елны туйдырган шушы мәлне үткәреп җибәрсәң, мул уңышка өмет итәргә дә түгел. Ниндидер башка эшләрне читтән торып башкарып булса, икмәкне дистанцион рәвештә үстереп булмый, - дип елмая Дибаевлар.
Ә икмәк үстерү фермерларга җиңел генә бирелми. Әмма авырлыкларга зарлану Дибаевтарча түгел. Мул уңыш алу өчен, ә алар бөртекле һәм техник культуралар үстерү буенча һәрчак яхшы нәтиҗәләргә ирешә, өстәвенә, районда гына да түгел, чәчү әйләнешенә, сортларны яңартуга бик җитди карый, югары сыйфатлы орлык кына чәчә. Чөнки уңдырышлы җжиргә төшкән орлыкның югалмавын Дибаевлар яхшы белә.
Читайте нас: