Авыл эшчәннәре, чәчү эшләрен төгәлләп, мал азыгы хәзерләүгә төште.Төп язгы кампанияне Әлшәй аграрчылары 51мең гектарда язгы культуралар чәчеп, зур оешканлык белән кыска вакытта тәмамлады. Язгы бөртеклеләр һәм кузаклы культуралар 31 мең гектардан артык мәйданны, майлы культуралар – 16 меңнән артык, шикәр чөгендере – 946, берьеллык үләннәр 1158 гектарны били. Басуларда традиция буенча иң соңгарак калдырылган җылы яратучы үсемлекләр – горчица, җитен, карабодай, кукуруз да чәчелгән. Бүген монда чәчүлекләрне тәрбияләү эше елдам бара. Шушы көннәрдә мал азыгы хәзерләү комбайннары хуш исле сутлы үләнне чабуга төшәчәк.
Район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге баш агрономы Татьяна Лисицына хәбәр итүенчә, мал азыгы культуралары 10600 гектар мәйданны тәшкил итә. Шулардан күпьеллык үләннәр – козлятник, люцерна, кандала үләне, елкы борчагы, күчтерә - 8500 гектарны, берьеллык үләннәр 1158 гектар мәйданны били. Берьеллык үләннәргә килгәндә исә, быел судан үләнен 509 гектарда, силос өчен кукурузны 816 гектарда чәчтеләр.
-Быел яшел массаның уңышы яхшы гына булмакчы. Әкренләп козлятник чәчкә ата башлады. Беренче чиратта шушы үләнне чабуга төшәчәкбез, - ди авыл хуҗалыгы бүлеге баш зоотехнигы Флүр Солтанов. - Мал кышлатуны уңышлы үткәрү өчен районның авыл хуҗалыгы предприятиеләренә һәм фермер хуҗалыкларына13 мең тонна печән, 26 мең тонна сенаж һәм 6300 тонна силос хәзерләргә кирәк. Бер баш шартлы малга 27 центнер тупас һәм сутлы азык хәзерләргә кирәк, - дип билгеләде Флүр Вәсил улы.
Иң мөһиме, белгечләр әйтүенчә, уңайлы мәлне кулдан ычкындырырга ярамый. Чөнки азыкның сыйфаты турыдан-туры аны хәзерләү вакытына бәйле, бу исә үз чиратында барлык терлекчелек тармагының продуктлылыгына йогынты ясый.
Фотода: “Агрокоопинвест” җәмгыяте белгечләре яшел урак алдыннан мал азыгы культуралары чәчелгән басуларда.