Әлшәй хәбәрләре
-4 °С
Кар
Барлык яңалыклар

Чәчү эшләренә йомгак ясалды

Аграрчылар чәчү кампаниясенең нәтиҗәләре турында фикер алышты, чәчүлекләрне эшкәртү һәм мал азыгы хәзерләү барышы белән танышты.

Аграрчылар чәчү кампаниясенең нәтиҗәләре турында фикер алышты, чәчүлекләрне эшкәртү һәм мал азыгы хәзерләү барышы белән танышты.
Районда чәчү эшләре артта калды. Басуларда бөртеклеләр инде башак җибәрә, шикәр чөгендере, көнбагыш, карабодай, кукуруз, җитеннең тигез рәтләре шатландыра. Ә уҗым культуралары инде биек булып үсеп утыра. Авыл күренешенең чагу төсләре, килеп туган хәлгә карамый, язгы чәчү өзеклекләрсез үтте дигәнне аңлата. Бөтен ил үзаллы изоляциядә булганда, игенчеләр басуларда тырышып эшләде.
Район җитәкчелеге чәчүгә йомгак ясау, аграрчыларга һөнәри осталыклары, тырыш хезмәтләре, килеп туган хәлләрдә дә төгәл һәм оешканлык күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерү, киләчәктәге планнар турында сөйләшү өчен җыелды. Район хакимияте башлыгы урынбасары – авыл хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе Данир Әхмәдышин җитәкчелегендә авыл хуҗалыгы бүлеге, Россельхозцентр филиалы һәммәгълүмат-консультация үзәге белгечләре авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермер хуҗалыклары басуларында булды. Уҗым һәм бөртекле культуралар, техник һәм мал азыгы культуралары чәчүлекләре тикшерелде.
Җитәкчеләр һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләренең баш агрономнары, фермерлар, тармак белгечләре катнашлыгындагы чара, басуларны үзара тикшерү кысаларыннан чыкты, әлбәттә. Чөнки аграрчыларның һәрвакыт фикер алышырдай мәсьәләләре бар. Зоналар буйлап сәфәр эшлекле, җылы мөнәсәбәттә үтте. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, фермер хуҗалыклары башлыклары һәм баш агрономнар фикер алышты, агротехник чаралар үткәрү, орлыкның элиталы сортларын куллану буенча тәҗрибә уртаклашты. Басуларны тикшерү барышында тәҗрибәле агрономнар чүп үләннәренә, корткычларга һәм авыруларга каршы эшкәртү буенча теге яки бу чаралар һәм химик препаратлар куллану, тукландыру турында тәкъдимнәр һәм киңәшләрен бирде, минераль ашламалар, заманча техника кулланып чәчүнең мөһимлеген тикшерде. Тармакка дәүләт ярдәме темасы да игътибардан читтә калмады.
-Язгы чәчү, планлаштырылганча, 51108 гектар мәйданда үткәрелде. Элиталы орлык һәм минераль ашламалар куллану артты. 1235 тонна элиталы орлык чәчелгән, алар барлык мәйданның 50 процентын тәшкил итте, физик авырлыгында 3139 тоннадан артык ашлама кертелде, ул гектарына 16,1 килограмм тәшкил итә, шулай ук 51 тонна үсемлекләрне саклау чаралары сатып алынды. Игенчеләргә быел һава торышы да уңай булды, вакытында яуган яңгырлар чәчүлекләргә яхшы йогынты ясады. Басуларда үсемлекләрне тәрбияләү эшләре җитез бара. Предприятиеләр язгы бөртеклеләр, шикәр чөгендерен химик эшкәртүне тулысынча тәмамлады, культураларны яфрактан өстәмә тукландыру дәвам итә. Игенчеләр бер үк вакытта уҗым культуралар чәчү алдыннан ашламалар күмдерә – бүген пар җирләренең 80 проценттан күбрәге эшкәртелде, - ди авыл хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе Данир Әхмәдышин.
Әле чәчүлекләрне тәрбияләү белән беррәттән яшел уракка да төштеләр. Әлшәй терлекчелек хуҗалыкларына мал кышлатуга 13 мең тонна печән, 26 мең тонна сенаж, 6300 тонна - силос – бер баш малга 27,2 центнер азык хәзерләргә кирәк. Бүген 4311 гектар (41 процент) мал азыгы культурасы чабылган, 8500 тонна (33 процент) печән хәзерләнгән.
Басуларны тикшерүгә йомгак ясап, Данир Әхмәдышин хуҗалык җитәкчеләренә, белгечләренә гади булмаган шартларда тырыш хезмәтләре һәм һөнәри осталыклары өчен рәхмәт белдерде. Билгеләп үтүенчә, мондый семинарлар яшь фермерлар өчен аеруча файдалы, квалификацияле белгечләрдән, тәҗрибәле игенчеләрдән үз эше турында бәһа ишетү мөмкинлеге дә, чөнки алардан алынган мәгълүмат һәрвакыт тәҗрибә һәм күпьеллык күзәтүләр белән ныгытылган.
Читайте нас: