Әлшәй хәбәрләре
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар

“Техника паркын янә бер куәтле комбайн тулыландырды”

Район игенчеләре уракка әзерләнә

Район игенчеләре уракка әзерләнә.
Әле күптән түгел генә авыл халкы җирнең җылынуын һәм аның чәчүгә әзер булуын, сабан тургайлар җырын һәм крестьян эшенең башлануын көтә иде. Ә бүген инде иген басулары яшел бәрхәттәй дулкынланып утыра, күз ачып йомарга да өлгермәссең, алтын башаклар тулышып, комбайннар уракка төшәчәк.
Аграрчыларның авыр хезмәтендә төп ярдәмче – әлбәттә, заманча техника һәм җиһазлар. Әлшәй игенчеләре бөртекле культуралар урагына техника әзерли башлады да инде.
-Район авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермер хуҗалыкларында быелгы уракка 82 комбайн җәлеп ителәчәк. Бүген ашлык җыю комбайннары техник карау үтә. Уракта катнашучы техниканың 60 проценты тикшерү үтте дә инде, - ди авыл хуҗалыгы бүлеге баш инженеры Наил Вәлиәхмәтов.
Хуҗалыкларның техника паркы ел саен яңартыла. Авыл эшчәннәре “Росагролизинг” программаларында да актив катнаша. Компания берничә ел авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр өчен яңа техника сатып алуга льготалы шартлар тәкъдим итә.
Илнең аграр ведомствосы мәгълүматлары буенча, Русия аграрчылары 2020 елның алты аенда “Росагролизинг”ның льготалы программалары буенча урак эшләрен үткәрүгә 15 млрд сумнан артык акчага 1681 комбайн сатып алган. Республиканың үсемлекчелек тармагы эшчәннәре иң актив катнашучылар булды. Башкортстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре лизингка 790 милионнан артык суммага 109 комбайн сатып алган, узган ел белән чагыштырганда бу ике тапкырга күбрәк.
Шунысы куанычлы, алар арасында безнең район авыл хуҗалыгы предприятиеләре дә бар. Берьюлы ике хуҗалык льготалы шартларда комбайн паркын яңартты. “Заря” авыл хуҗалыгы предприятиесендә, аларның техника паркын куәтле басу корабы – “Акрос 550” ашлык җыю комбайны тулыландырган, бу техниканың эштә үзен ничек күрсәтүен көтәләр. Шундый ук “Акрос 585” комбайнын фермер, кымыз ясау остасы Руслан Ахунов та сатып алган. Аграрчыларга мул уңыш алуларын телибез.
Читайте нас: