Әлшәй хәбәрләре
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Эссе июль ае игенчеләрне ашыктыра

Әлшәй аграрчылары уракка әзер

Әлшәй аграрчылары уракка әзер.
Бу көннәрдә термометр баганасы 33 градустан түбән төшми. Игенчеләр өчен дә тиздән шундый ук кызу чор башланачак. Урып-җыю эшләренә тотынуга табигать тә үз төзәтмәләрен кертте – коры һәм эссе һава шартларында бөртеклеләр тизрәк өлгерде.
Урак өсте элек-электән крестьяннар өчен аеруча мөһим чор булган. Ашлык хәзерләү җиңелдән түгел, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең барлык хезмәтләренең дә диярлек җитди әзерлеге кирәк. Бу көннәрдә машина-трактор мастерскойларында да, ындыр табакларында, ашлык келәтләрендә дә уракка әзерлек кызу бара, чөнки аңа санаулы гына көннәр калды. Тәҗрибәле механизаторлар басу корабларын ялтыратканчы чистарта, шундый ук темпта келәт биналары һәм ындыр табаклары хезмәткәрләре дә яңа уңышны кабул итәргә әзерләнә.
Билгеле гади булмаган шартларда бу мизгелдә район игенчеләренә 13 мең гектардан артык уҗым культуралары һәм 30 мең гектардан артык язгы бөртеклеләр, шулай ук 761 уҗым шепкәне урып-җыясы бар. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермер хуҗалыклары басуларында уракта 82 комбайн җәлеп ителәчәк.
-Ашлык җыю комбайннары, үзйөрешле чапкычлар, валлы ургычлар тулысынча төзек һәм янгын сүндерү чаралары белән җиһазландырылган, механизаторлар махсус кием һәм шәхси саклык чаралары белән тәэмин ителгән. Ындыр табаклары һәм келәтләре яңа уңышны кабул итәргә әзер. Ашлык чистарту агрегатлары җайланган, келәт биналары ремонтланган, тазартылган, дезинфекцияләнгән. Игенчеләр бүген “Стартка!” дигән команданы гына көтә, - ди авыл хуҗалыгы бүлеге баш инженеры Наил ВӘЛИӘХМӘТОВ.
Уракка төшәр алдыннан авыл эшчәннәре мал азыгы хәзерләү эшләрен дә уңышлы төгәлләде. Район авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермер хуҗалыкларында җитәрлек күләмдә печән һәм сенаж хәзерләнгән. 9000 гектарга якын мал азыгы культуралары чабылган. 13000 тонна – печән, 26000 тонна сенаж хәзерләнгән. Тулысынча өлгергәч кукурузны урып-җыясы, кышкылыкка 6300 тонна силос саласы кала. Кышлату өчен бер баш шартлы малга 27,2 центнер азык берәмлеге хәзерләргә кирәк.
Гәзитне бастырырга әзерләгәндә районда урак эшләренә старт бирелүе турында билгеле булды - беренчеләрдән булып “Агро МТС” авыл хуҗалыгы предприятиесе басу кораблары уҗым арышын чабуга төште.
Читайте нас: