Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

“Басу кораблары штурвалы артына!”

Әлшәй игенчеләре уракка төште.

Әлшәй игенчеләре уракка төште.
Республикада икенче атна инде эссе көннәр тора, ул язгы культуралар торышына да йогынты ясамый калмады. “Безгә тиз арада һәм оешкан рәвештә уракны тәмамларга кирәк”, - дигән боерык бирде аграрчыларга Башкортстан Хөкүмәте премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов узган “Басу көне”ндә, анда урак башлану турында рәсми рәвештә игълан ителде.
Быел районда беренчеләрдән булып уракка “Агро МТС” авыл хуҗалыгы предприятиесе игенчеләре төште. Традиция буенча иң беренче уҗым культураларын ура башладылар – алар язгы бөртеклеләрдән иртәрәк өлгерә.
-Мул уңыш алырга өметләнә идек, әмма эссе булу сәбәпле, игеннәр вакытыттан алда өлгерде. Уңыш көткәнчә булмаячак, башаклар тулышып өлгерми. Иң мөһиме, үскәнен җыеп алып өлгерергә кирәк, - ди хуҗалыкның баш агрономы Минзакир Килдеголов.
Бу авыл хуҗалыгы предприятиесендә язгы культураларның гомум мәйданы 2227 гектар тәшкил итә. Уҗым арышы – 192 гектар, язгы бодай – 367, арпа – 496, шикәр чөгендере – 190, көнбагыш 420 гектарны били.
Көннең эсселеге 37 градуска җиткән. Эссе рәшәдә ике “Акрос” комбайны йөзә. Штурвал артында – тәҗрибәле игенчеләр Венер Котлыбаев һәм Руслан Зәйнуллин. Алар икесе дә зур тәҗрибәгә ия, төрле техникада эшли алалар. Ә иң мөһиме, алтынга барәбәр иген өчен бер таңнан икенче таңга кадәр көрәшү каннарына сеңгән.
Авыл хуҗалыгы бүлеге баш агрономы Татьяна Лисицына биргән мәгълүматлар буенча, 20 июльгә уҗым культуралары 1100 гектарда чабылган, 500 гектарда сугылган. Уңышлылык гектарыннан - 20 центнер, суктырылган иген 998 тонна тәшкил итә. Шулай ук “Урал сәүдә компаниясе” җәмгыяте дә уҗым шепкәне урагына төште, бу культура 761 гектарны били. Аның уңышлылыгы (мәйданның 26 проценты урып-җыелган) гектарыннан 16 центнерга җитте.
Бу мизгелдә аграрчыларга барлыгы 13234 гектар уҗым культуралары һәм 30446 гектар язгы культуралар җыеп аласы бар.
Фотода: “Агро МТС” җәмгыяте комбайнчысы Руслан Зәйнуллин.
Читайте нас: