Әлшәй хәбәрләре
+24 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Элеваторлар яңа уңышны кабул итәргә әзер

Махсус комиссия районның ашлык әзерләү предприятиеләренең техник базасын тикшерде.

Махсус комиссия районның ашлык әзерләү предприятиеләренең техник базасын тикшерде.
Республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Россельхознадзор, Россельхозцентр һәм район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге вәкилләре катнашлыгындагы эш комиссиясе Аксен һәм Раевка элеваторларының яңа уңышны кабул итәргә әзерлеген тикшерде. Экспертлар төркеме предприятиенең территориясен, биналарын, җиһазларын һәм механизмнарын карады.
Ике элеватор да дәүләт имтиханына зур җаваплылык белән әзерләнгән. Барлык ашлык савытлары, иген киптергечләр һәм җилләткеч, үлчәү җиһазлары, элеваторга керү юллары һәм ашлык кабул итү мәйданчыклары тәртипкә китерелгән. Белгечләр келәтләрнең фитосанитар хәвефсезлегенә аерым игътибар бүлде.
Комиссия, районның ашлык кабул итү предприятиеләре - Аксен элеваторы “Ашлык базасы” җәмгыяте дә, Раевка элеваторы да игенне һәм майлы культуралар уңышын кабул итәргә, киптерергә, эшкәртергә һәм саклауга салырга әзер, дигән нәтиҗә ясады.
Читайте нас: