Әлшәй хәбәрләре
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Яңгырлар урак барышын туктатып торса да, кәефне төшермәде

“Заря” авыл хуҗалыгы предприятиесе игенчеләре бөртекле культуралар урып-җыю эшләрен тулы куәтенә алып бара.

“Заря” авыл хуҗалыгы предприятиесе игенчеләре бөртекле культуралар урып-җыю эшләрен тулы куәтенә алып бара.
Июль аеның ямьле иртәләрендә кояш нурлары җирне иркәли. Алтын башаклар диңгезе җылы җилдә әкрен генә дулкынлана, горур басу кораблары талгын гына йөзеп үтә. Крестьяннарның төп мәшәкатьләрәнең берсе булган урып-җыю эшләре бара.
“Заря” авыл хуҗалыгы предприятиесе иген басуларында да эшләр көннән-көн җитез бара. Бу мизгелдә хуҗалык эшчәннәренә өч мең гектардан артык бөртеклеләр җыеп аласы бар. Уҗым бөртеклеләре мәйданы монда 700 гектар тәшкил итә – 250 гектары – уҗым бодае һәм 450 гектары – уҗым арышы. Уракка куәтле техника җәлеп ителгән - өч “Акрос” комбайны - уҗым бодаен, дүрт “Нива” уҗым арышын турыга ура. “Акрос”лар штурвалы артында – тәҗрибәле игенчеләр, үз эшенең осталары - бертуган Риф һәм Флүр Латыйповлар, Илнур Сәхибгәрәев, ә “Нива” комбайннарына шулай ук тәҗрибәле механизаторлар Илгиз Идрисов, Анатолий Васильев, Зөлфәт Галиәхмәтов һәм Илгизәр Исхаков идарә итә. Якында гына өч кыскыч-җыйгыч звеносы эшли, алар салам төргәкли. Ашлыкны басудан ындыр табагына Халит Латыйпов, Рим Шәяхмәтов һәм Александр Колесников өч зур йөк автомобилендә илтә.
Бер сүз белән әйткәндә, “Заря”да урак өзлексез бара. Урып-җыюда катнашучыларның барысы да тәҗрибәле, кызу урак чорын һәрвакыт үз иңендә үткәргән кешеләр. Бүген исә алар өчен иң мөһиме – басудагы уңышны бөртегенә кадәр җыеп алу. Наил Мәсгуть улы Әминев җитәкчелегендәге хуҗалык җитәкчечелеге дә һәрвакыт урак батырлары турында тиешле хәстәрлек күрә. Басуга кайнар аш китерелә, барлык санитар һәм янгын хәвефсезлеге чаралары каралган.
-Әйе, һава шартлары, һәрвакыттагыча, эшебезгә үз төзәтмәләрен кертте, әмма бу һич кенә дә кәефне төшермәде, киресенча, дәрт кенә өстәде, - дип елмая игенчеләр.
Авыл хуҗалыгы бүлеге баш агрономы Татьяна Лисицына билгеләвенчә, бүген районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермер хуҗалыкларының барысы да диярлек уракка төшкән. Уҗым культуралары мәйданының 26 проценты – 3400 гектар бодай һәм арыш чабылган, шуның яртысыннан күбесе – 2200 гектар сугылган. Уҗым культураларың уртача уңышлылыгы гектарыннан 22 центнер тәшкил итә. Хуҗалыклар бураларына 4860 тонна яңа уңыш салынган да инде.
Урак эшләре бик җитез бара. Шушы көннәрдә аграрчылар уҗым культуралары белән беррәттән язгы бөртеклеләр урагына да төште. Басуларда борчакны урып-җыялар, тиздән арпа һәм солыга да чират җитә. Хәзер иң мөһиме – игенчеләргә һава торышы гына комачауламасын.
“Заря” җәмгыяте эшчәннәренең басу кораблары да шәп, бодае да уңган!
Читайте нас: