Бүгенге көнгә иген культуралары 40972 гектарда (93,8 процент) җыеп алынган, 97058 тонна ашлык суктырылган, уңышлылык гектарыннан 23,7 центнер тәшкил итте. Тәүгеләрдән булып уракны “Заря”, “АгроМТС”, “Агрокоопинвест” җәмгыятьләре, “Дибаев И. М.”, “Гаитов З. М.”, “Гомәров Р. А.” крестьян-фермер хуҗалыклары тәмамлады.