Фермаларда мал кышлату чоры башланды
Бөртеклеләр сугылган, техник культуралар җыеп алынган, малларга җитәрлек азык тупланган, хәзер инде уракта катнашучылар, басу эшләрен тәмамлап, тыныч күңел белән ял итә ала, ә менә терлекчеләр өчен киеренке чор башлана гына әле.
Тәҗрибә күрсәтүенчә, мал кышлату чоры аңа алдан әзерләнгәндә генә уңышлы үтә. Нәкъ шуңа да терлекчелек тармагы хезмәткәрләренең төп кагыйдәсе болай яңгырый:”Чанаңны җәй әзерлә”. “Раевка” җәмгыятенең Үрәзмәт сөтчелек фермасы терлекечеләре да елдан-ел шушы тапкыр халык мәкаленә таянып хезмәт сала.
Фермада 220 башка якын сыер, 130 баш яшь мал асрала, йөзгә якын бозау алынган да инде. Сыерларның күпме сөт, малларның күпме артым бирүе һәм, әлбәттә, хуҗалыкның күпме моннан табыш алуы, барыннан элек, сыер савучылар һәм бозау караучыларның хезмәтеннән тора. Әмма ферма эшенең гомум нәтиҗәсе мал караучылар Ришат Нигъмәтуллин, Илмир Гыймалетдинов, Алик Хөснетдинов, алар савым сыерларын тәрбиялиләр, терлекчеләр Рим Вәлиуллин, Зинур Сәгадәтгәрәев, алар яшь үрчемнең сәламәтлеге һәм продуктлылыгы өчен җавап бирә, каравылчы Салават Нургалиев кебек эшчәннәрнең тырышп эшләвенә бәйле.
- Җәен ничек әзерләнүгә карап, кышлату уңышлы үтә - ди Үрәзмәт фермасы мөдире Флүр Нурмөхәммәтов. – Биналар һәм мал абзарлары ремонтланды, сөт үткәргечләр көйләнде, ә мал азыгы яхшы сыйфатлы һәм зур запас белән вакытында хәзерләнде. Ферма эшчәннәре турында әйтеп торасы да юк, алар барысы да җаваплы, тәҗрибәле һәм ышанычлы кешеләр. Кышлатуны уңышлы үткәрү өчен барлык шартлар да бар.
Ферма мөдире лә үз эшенең чын остасы. Флүр Тәлгать улы өчен быелгы мизгел гади түгел, ул 30 ел шушы тармакта хезмәт сала. Нәкъ шунча вакыт шушы вазыйфада, кайчандыр әтисе Тәлгать Биктимер улы җитәкчелек иткән коллективта эшли. Һөнәре нечкәлекләренә ул әтисеннән өйрәнә, хезмәт юлын яшь белгеч буларак Стәрлетамак совхоз-техникумын тәмамлаганнан соң ветеринар булып башлый. Бер сүз белән әйткәндә, Флүр Тәлгать улы терлекчелек тармагында гаилә традицияләрен лаеклы дәвам итә.
Үрәзмәт фермасы мөдире Флүр Нурмөхәммәтов.
Район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге баш зоотехнигы Флүр Солтанов биргән мәгълүмат буенча, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм фермер хуҗалыкларында 6650 баш эре мөгезле мал, 2460 елкы малы, 2900 дуңгыз һәм меңләп баш сарык һәм кәҗә кышкы кураларга керде. Мизгелне үткәрү өчен 13928 тонна печән, 21700 тонна сенаж, 12824 тонна силос хәзерләнгән, 7500 тонна иген фуражы салынган, 19000 тонна салам эскерткә салынган. Бер баш шартлы малга 34,2 центнер тупас һәм сутлы азык берәмлеге әзерләнгән.