Әлшәй хәбәрләре
+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Авыл хәстәрлекләре
9 февраль 2021, 13:50

Уҗымнар торышы тикшерелә

Урамда – февраль, әмма һәр җирдә яз сулышы сизелә. Димәк, язгы басу эшләренә күп калмый.

Урамда – февраль, әмма һәр җирдә яз сулышы сизелә. Димәк, язгы басу эшләренә күп калмый. Шушы чорда ел саен “Россельхозцентр” белгечләре уҗым культуралары чәчүлекләре торышын тикшерә.
Игенчелек өчен уңай булмаган зона аграрчылары уҗым культураларын һәрвакыт ышанычлы дип исәпли. Безнең район игенчеләре дә елдан-ел аларның чәчү мәйданнарын арттыра. Район басуларында быелгы уңыш өчен 17088 гектарда уҗым культуралары чәчелде. Шуларның 8460 гектарын - уҗым арышы, 7839 гектарын – уҗым бодае һәм 636 гектарын ужым шепкәне тәшкил итә. 1 февральгә 8538 гектар мәйданда чәчүлекләр торышы - яхшы хәлдә, 8550 гектарда канәгатьләнерлек дип табылды.
Шулай да белгечләр соңгы нәтиҗәләр ясарга ашыкмый. Уҗым культуралары әле яхшы кышлауга карамастан, алдагы айларда һава торышы хәлне үзгәртүе мөмкин.
Бүген “Россельхозцентр” филиалына чәчүлекләрнең торышын бәяләү өчен “Урал сәүдә компаниясе”, “Агрокоопинвест”, “Заря”, “Агро МТС” һәм “Колос” агрофирмасы хуҗалыклары монолитлар тәкъдим итте. 10-14 көн дәвамында монда монолитларны үстерәләр һәм анализ ясыйлар: шытымнарның куелыгы, чирләр булу-булмавы, корткычлар белән зарарлану дәрәҗәсе билгеләнә, һәлак булу проценты исәпләп чыгарыла. Мәгълүматлар нигезендә хуҗалык агрономнарына чәчүлекләрне тәрбияләү, язгы чорда минераль ашламалар белән тукландыру, корткычларга һәм авыруларга каршы эшкәртү буенча тикшерү нәтиҗәләре бирелә.
Монолит сынаулары кебек мондый диагностика алымы аграрчылар өчен бик мөһим, чөнки биш ай дәвамында орлыклар кар астында була, һәм аларның исән-сау икәнлеген болай гына белү мөмкин түгел. Ә анализ һәм экспертларның нәтиҗәсеннән соң агротехник чаралар ярдәмендә аларның торышын яхшыртырга мөмкин.
Фәнүзә СУФИЯНОВА.
”Россельхозцентр”ның Әлшәй филиалының үсемлекләрне саклау буенча баш агрономы Гөлфия Яхина монолит сынауларны тикшерә.
Читайте нас: