Әлшәй хәбәрләре
+24 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Игенчеләр язга әзерләнә

Аграрчылар язгы чәчүгә ашлама һәм орлык туплый

Аграрчылар язгы чәчүгә ашлама һәм орлык туплый.
Авыл хуҗалыгы бүлеге мәгълүматлары буенча, бүген районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре 643 тонна минераль ашлама сатып алган. Бер гектар чәчүлеккә 8,2 кг ашлама тупланган. Мәсәлән, Рөстәм Гомәровның фермер хуҗалыгында бер гектарга 43,4 кг ашлама, Илһам Дибаевта - 27,2, “Раевка” җәмгыятендә - 27,5, “Колос” агрофирмасында - 17,6, “Агрокоопинвест” җәмгыятендә 15,5 кг ашлама әзерләнгән.
Бу көннәрдә авыл хуҗалыгы предприятиеләре элиталы орлык та туплый. Бүгенге көндә иң күп элиталы орлык - “Урал Сәүдә Компаниясе” һәм “Заря” хуҗалыкларында. Язгы бөртекле культураларның элиталы орлыгы барлыгы 545 тонна әзерләнгән.
Аграрчылар язгы чәчүгә әзерлекне актив алып бара. Элиталы орлык һәм минераль ашлама сатып алу дәвам итә.
Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Читайте нас: