Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар

Язгы чәчү алдыннан

Районда алда торган язгы кыр эшләренә багышланган агроинженерлык конференциясе узды.

Районда алда торган язгы кыр эшләренә багышланган агроинженерлык конференциясе узды.
Күптән түгел республика вице-премьеры - авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов чыгышында билгеләвенчә, быелгы елдан ниләр көтүе шактый катлаулы. Һава торышының еш үзгәреп торуы игътибар үзәгендә, моңа һәрвакыт әзер булырга һәм табигать биргән уңайлы мәлләрне кулдан ычкындырмаска кирәк. Шуңа карамастан, республикада чәчү кампаниясен ике атна эчендә тәмамларга планлаштыралар.
Әлшәй аграрчыларының сөйләшүе, гадәттәгечә, игенчеләрнең төп имтиханы – язгы басу эшләрен үткәрү стратегиясе һәм тактикасына багышланган иде. Район хакимияте башлыгы урынбасары - авыл хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе Данир Әхмәдышин очрашуны ачып, быел 52 мең гектардан артык мәйданда, бу узган ел дәрәҗәсендә, язгы культуралар чәчәсе бар, дип ассызыклады. Уҗым культуралары көздән 17 мең гектардан артык мәйданда чәчелгән, бүгенге көндә чәчүлекләрнең 95 проценты канәгатьләнерлек хәлдә. Хуҗалыклар орлык белән тулы күләмдә тәэмин ителгән, элиталы орлык, минераль ашламалар актив сатып алына. Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә техниканы әзерләү төгәлләнеп килә, машина-трактор паркының чәчүгә әзерлеге 90 проценттан артык тәшкил итә.
Аграрчыларга бу көнне шулай ук авыл хуҗалыгы техникасы паркын яңарту кирәклеге турында да искәрттеләр.
- Басу эшләре мизгелендә тракторлар, комбайннар һәм башка машиналар җитәрлек санда булмау сәбәпле, техникага йөкләнеш арта, шуңа бәйле агротехник сроклар, чәчү һәм авыл хуҗалыгы культураларын урып-җыю технологиясе бозылырга мөмкин, - дип билгеләп үтте авыл хуҗалыгы бүлегенең баш инженеры Наил Вәлиәхмәтов.
1 апрельгә язгы басу эшләрендә катнашучы тракторлар әзерлек сызыгында булырга һәм 15 апрельгә кадәр техник карау узарга тиеш. Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә техник карау башланды да инде. Дәүләт техник күзәтүе инспекциясенең Әлшәй районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Илһам Зарипов аграрчыларны хәвефсезлек мәсьәләләренә аерым игътибар бирергә чакырды һәм ремонт вакытында булачак уңышның нигезе салынуын ассызыклады.
Быелгы конференция юкка гына Аксен агросәнәгать колледжының Раевка бүлекчәсендә узмады. Чарада катнашучылар, алар арасында инженерлык хезмәтләре белгечләре дә бар иде, “Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү” компетенциясе буенча һөнәри остаханәдә булды, ул халыкара стандартлар буенча белгечләр әзерләргә мөмкинлек бирә. Директор Ришат Әделвәлиев җитәкчелегендә укытучылар заманча автоматлаштырылган уку комплекслары һәм стендлар күрсәтте, алар чарада катнашучыларда зур кызыксыну уятты.
Конференциягә йомгак ясап, Данир Әхмәдышин барысына да уңышлар теләде һәм Әлшәй аграрчыларының язгы басу эшләрен кыска вакытта һәм сыйфатлы итеп башкарырга сәләтле булуын билгеләп үтте.
Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Читайте нас в