Иске Васильевка авылында яшәгән һәм сугыштан соңгы авыр елларда башкалар турында хәстәрлек күргән соклангыч кеше турында сөйләргә телим. Ул - Бөек Ватан сугышында катнашучы Мөхәррәм Абдулла улы Муллагалиев.
...Авыл уртасында кое бар, ул менә 60 ел инде халыкны су белән тәэмин итә. Аңа су Уен тавыннан килә. Су үткәрү эшен 1957 елда шушы авылда яшәүче Мөхәррәм Муллагалиев (1921-1985) башлаган. Аны бу авылга урманчы итеп Хәнҗәрдән җибәрәләр, чөнки Мөхәррәм заманы өчен укымышлы кеше булган. Ул Аксен мәктәбендә 7нче сыйныф тәмамлый. Бөек Ватан сугышы башланганга кадәр 1939-1941 елларда Украинада хезмәт итә. Сержант званиесендә фронтка китә. Берничә тапкыр яралана, Сталино, Мелитополь һәм Саратов шәһәрләрендә дәвалана. Аны Свердловскига танкистка укырга җибәрәләр. Җиңүне ул үзенең танкында Польшада каршылый.
...Шулай итеп, таулар һәм чишмәләр уратып алса да, авылда су булмый. Аеруча кышын сусыз интегәләр. Ат белән су китерү мөмкинчелеге булмаганнар кайвакыт хәтта карны эретә. Шулай булуга карамастан, авыл Мөхәррәмгә үзенең хозур табигате һәм эшсөяр кешеләре белән бик ошый. Ул монда калырга һәм авылга чишмә суын үткәрергә карар итә. Мөхәррәм чишмә таба, проект эшли һәм авылдашларына мөрәҗәгать итә. Таудан төшкән суның торба буйлап арытабан ничек авылга күтәрелүе күпләргә аңлашылмый. Ләкин барысы да исәпләнгән була инде. Кайберәүләр Мөхәррәмнең изге ниятен хуплап, аңа ярдәм итә. Барлык чыгымнарны: Приют поселогындагы нефтчеләрдән торба сатып алуны, эшчеләрне ашатуны һәм башка мәшәкатьләрне ул үз өстенә ала. Берничә ел дәвамында яздан көзгә кадәр эшлиләр. Мөхәррәмнең авырып китүе һәм акча җитмәве сәбәпле, эшләр берникадәр вакытка тукталып тора.
“Бервакыт ул үзенең сарык тиресеннән тегелгән яңа толыбын киеп Приютка китте. Аннан иске фуфайкада кайтып керде. Ни өчен болай киендең, дип сорагач, ул торбага акча җитмәгәнлектән толыбымны сатып җибәрдем, дип җавап бирде елмаеп. Ә соңрак эшчеләргә хезмәт хакы түләү өчен бөтен күркәләрне дә сатып җибәрде”, - дип сөйли иде хатыны Рәйсә.
1963 елның көзе. Бөтен авылдашлар Мөхәррәмнең бакчасына җыелды. Алар арасында бу эшне хупламаучылар да бар иде, әмма барысы да нәрсә булырын кызыксынып күзәтте. Менә су таудан торба буйлап ага башлады, ләкин ул авылга күтәрелерегә тиеш. Халык, җиргә ятып, торба буйлап су агуын тыңлады. Һәм менә озак көтелгән су күренде! Авыл кешеләре шатланып “Ура!” кычкырды, баш киемнәрен һәм Мөхәррәмне дә күккә чөйде. Менә шулай авылга саф чишмә суы килә башлады. Әле булса халык шуннан файдалана. Ә шул вакыйгадан соң коены “Мөхәррәм коесы” дип йөртә башладылар.
Һәм юкка түгел. Шушы коедан һәм башка чыганактан алынган суны тикшерүгә лабораториягә җибәрәләр. Чыганактан алынган суда кальцийның һәм татырлыгының нормадан югары булуы ачыклана. Бөтен йортларда да шушы чыганактан су булса да, авыл халкы бүгенге көнгә кадәр Мөхәррәм коесына йөрүен дәвам итә.
Мәндән мәктәбе укытучысы.