Әлшәй хәбәрләре
+30 °С
Ясно

Кеше тере аны онытмаучы булганда

Мин картәтиләремне беркайчан да күрмәдем.

Мин картәтиләремне беркайчан да күрмәдем. Әтием дә үз әтисен хәтерләми иде, чөнки ул әтием бик бәләкәй чакта, сугышка кадәр үк чирләп вафат булган. Әнием исә картәти фронтка киткәндә нибары өч атналык кына булып калган.
Картәтием сугышның беренче көннәрендә үк яуга алына. Картәнием аның турында: “Сабыен кулына алды да, елама, кызым, мин фашистларны тукмарга китәм, җиңеп кайтырмын, диде, дурт малайдан соң бишенче бала булып дөньяга килгән кызын шулкадәр яратты”, - дип хәтерли иде. Шул китүеннән әйләнеп кайтмый, чит-ят җирләрдә башын сала ул. Картәниемә берничә хат һәм бәләкәй генә фоторәсемен җибәрә. Мин үсә төшкәч саргаеп беткән шул рәсемне күрсәткәнен хәтерлим. Анда хәрби киемдәге солдат тора иде, бик ачык та күренми иде. Картәнием шул рәсемне күз карасыдай кадерләп саклады. Без үскән вакытта ниндидер кешеләр авылга килеп фоторәсемнәр алып китә һәм шуларны зурайтып, матурлап китереп бирә иде. Картәниемә дә шундый тәкъдим ясаганнар, аның рәсемне шулкадәр бирәсе килмәгән, шулай да биреп җибәргән. Ә теге кеше кабат авылыбызга килмәде, картәнием шуңа гомеренең азаккы көннәренә чаклы үкенде, чөнки үл фоторәсем кадерле кешесенең бердәнбер истәлеге иде бит. Мин балалыгым белән моны аңламый идем әле, хәзер генә аның кайгыруын йөрәгем белән сизәм. Әнием дә әтисен бик көткән, үскәч тә әле, менә-менә кайтып төшер кебек иде, ди ул.
Быел без Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршылыйбыз. Туган илен яклап утлы яуга кергән, балалары һәм онык-туруннары тыныч күк йөзе астында яшәсен, сугышны беркайчан да күрмәсен өчен газиз башлары чит-ят җирләрдә ятып калган яугирләрне искә алачакбыз, бүген яныбызда булган фронтовикларны, тыл эшчәннәрен хөрмәтләячәкбез. Картәтием рухы да бу көнне безнең яныбызда булыр. Чөнки аны онытмаганда гына кеше һаман тере булып кала.
Читайте нас