Минем карт картәтием Хәйдәр Морза улы Галләмов укытучылар институтын тәмамлаганнан соң Бөек Ватан сугышы башланыр алдыннан Мәндән мәктәбендә тарих фәнен укыткан.
Ул 1942 елда фронтка китә. Кыска вакытлы курсларны тәмамлап, частька кече лейтенант званиесендә килә һәм взводка командалык итүне үз өстенә ала.
Бервакыт ул хезмәт иткән часть комауга эләгә . Дошман кулчасыннан чыкканда контузия ала, әмма яугирләр командирларын ташламый, яу кырыннан алып чыга. Бер елга якын хәрәкәтсез, берни ишетми, күрми госпитальдә ята. Савыгуына өмет бик аз була, әмма яшь организм һәм көчле рухлы булуы үзенекен итә. Әмма яңадан хезмәт итүгә ул инде яраксыз була.
Туган ягына әйләнеп каткач, аны Мәндән мәктәбенә директор итеп җибәрәләр. 1944 елның җәендә район халык мәгарифе бүлегенә чакырып, бина табарга һәм анда балалар йорты ачарга кушалар.
Авыллар буйлап озак йөргәннән соң алар Слакта тукталалар, чөнки якында тимер юл үтә һәм авыл янында гына Корсак елгасы ага. Ә балалар йорты итеп элекке алпавыт йортын сайлыйлар.
Шул ук елның июлендә монда беренче балалар килә башлый. Ятим балаларның күңелендә яшәргә өмет уяту өчен күпме игътибар, сабырлык һәм көч таләп ителә . Тәрбияләнүчеләр белән бергәләшеп бинаны тәртипкә китерәләр, территорияне киртәләп алалар, бакча ясап, яшелчә һәм бәрәңге үстерә башлыйлар.
1951 елда картәтиемне В. И. Ленин исемендәге Стәрлетамак республика балалар йортына эшкә күчерәләр.
1957 елда 30 меңчеләр исәбендә Әбдрәшит зонасы буенча КПССның Әлшәй райкомы секретаре итеп җибәрелә. Бераз вакыттан соң А. С. Пушкин исемендәге колхоз рәисе итеп сайлыйлар. Колхоз БАССРның 50 еллыгы исемендәге совзозның Үрәзмәт бүлекчәсенә әйләнгәч, картәтием яңадан укытучы булып эшли башлый, Балгаҗыда һәм туган авылы Илчеголда (Миякә районы) мәктәп директоры була. 40 елга якын гомерен яраткан эшенә багышлый.
Ул гомере буена авыр контузия эземтәләре белән көрәштә һәм 1992 елның гыйнварында вафат була. Аны якыннан белгән кешеләр картәтиемнең соңгы көннәренә кадәр шундый ук көчле ихтыярлы кеше булып калуы, йөрәгендә тормышка сөю уты януы турында сөйли.
Кызганычка каршы, мин аны исән чагында күрмәдем һәм аның турында әти-әнием сөйләвеннән генә беләм, әмма шундый каһарман кешенең туруны булу - минем өчен зур горурлык. Картәтиемне хәтердә тоту һәм бу истәлекне балаларыма һәм оныкларыма тапшыру – минем изге бурычым ул!
М. Буранголов исемендәге башкорт лицееның 8нче сыйныф укучысы.