Бәрәкәтле Түбән Әүрез җире Ватаныбызны сакларга баһадирдай 334 улын фронтка озаткан. 165 яугиргә туган якларына әйләнеп кайту насыйп булмый. Каһарман якташлары, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, тыл эшчәннәре һәм сугыш чоры балалары истәлегенә Түбән Әүрез халкы авылларында һәйкәл ачты. Билгеле якташлары, төзүче, туган авылы өчен күп изге эшләр башкарган Таһир Ахуновның башлангычын, авыл халкы гына түгел, Гамбәрис Ахунов, Альберт Зарипов, Фәрит Хәйбрахманов, абыйлы-энеле Илгиз һәм Хәлил Шәриповлар, Рим Галимуллин, Рафыйк Ихсанов, Җәүдәт Сафин, Рәмзис Арысланов, Рәфил Шаһапов, шулай ук "Агрокоопинвест" җәмгыятте җитәкчесе Илдар Мөхәммәтҗанов һәм башка якташлары даа хуплап каршы алган.