Әлшәй хәбәрләре
+30 °С
Ясно

“Мин берүзем исән калдым”

Мин Иске Васильевка авылыннан картәтием, соклангыч кеше, кыю йөрәкле фронтовик Сөләйманов Мансур Минеяр улы турында сөйләргә телим.

Мин Иске Васильевка авылыннан картәтием, соклангыч кеше, кыю йөрәкле фронтовик Сөләйманов Мансур Минеяр улы турында сөйләргә телим.
Ул күп балалы крестьян гаиләсендә туган. Барлык яшьтәшләре кебек үк, бик иртә эшли башлаган. Дүрт сыйныф тәмамлагач, басуда, урманда эшләгән, әти-әнисенә йорт эшләрендә ярдәм иткән, сеңелләрен карашкан. 1938 елда аны армиягә алалар. Ул чакта Иске Васильевкадан Владивостокка биш егет хезмәт итәргә китә. Туган якларына әйләнеп кайтырга да өлгермиләр, Бөек Ватан сугышы башлана. Мансурны 274нче укчылар дивизиясенең 965нче укчылар полкы составында пулеметчы итеп фронтка җибәрәләр.
Тиздән Смоленск янындагы алышта ул яралана. Бәхеткә күрә, ярасы тирән булмый һәм тиздән курсант Сөләйманов янә яугирләр сафына баса һәм Берлинга кадәр барып җитә. Картәтием сөйләвенчә, ул Эльбада рус һәм Америка солдатлары очрашуының шаһиты була.
Менә аның сугыш турында хатирәләренең берсе:
“Бу хәл Польшада булды. Алда – Висла елгасы. Бик матур елга. Безне штабка чакырып алдылар һәм аны кичәргә боерык бирделәр. Әмма салларны суга төшерү белән немец авиациясе һөҗүм итә башлады. Ләкин боерыкны үтәргә кирәк. Иптәшләрем белән елга аша чыга башладык. Бинокль аша капма-каршы ярда фашистларны күрдем һәм “Максимка”дан ут ачтым. Бер үк вакытта безне һавадан “Юнкерс” бомбага тота. Иптәшләрем һәлак булды, мин берүзем исән калдым”.
Архив чыганакларында (фронтовикның карточкасы www.pobeda1945.su сайтында) бу турыда менә нәрсәләр язылган: “Фашистларның көчле артиллерия һәм миномет уты астында Висла елгасын кичкәндә Мансур Сөләйманов тапкырлык, тәвәккәл һәм кыюлык күрсәтеп, батальонда беренчеләрдән булып елганың көнбатыш ярына чыга. 1944 елның 29 июленнән 4 августына кадәр Висла елгасының көнбатыш ярында плацдармны ныгытканда һәм киңәйткәндә үзен Кызыл Армиянең батыр яугире итеп күрсәтеп, дошманның күпсанлы контратакаларын кире кагуда актив катнашты. Советлар Союзы Герое исеме бирелүгә тәкъдим ителде, әмма Ленин ордены белән бүләкләнде”.
Ә моңа кадәр картәтием ике тапкыр “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнергә тәкъдим ителгән була. Беренче тапкыр ул бу наградага 1944 елның 19 июлендә Көнбатыш Буг елгасын кичкәндә дошманның ут ноктасын юк иткән өчен тәкъдим ителә. Икенче тапкыр төгәл ун көннән соң иптәшләре белән Висланы беренче булып кичеп чыга һәм плацдармны күчерү һәм киңәйтүгә ярдәм итеп, укчылар ротасы белән бергә немецларның күпсанлы атакаларын кире кага. Алыш барышында яугирләр белән оста командалык итеп аларны рухландыра.
Картәтием Җиңүдән соң да 129нчы отделение командиры булып хезмәт итә. Туган ягына 1945 елның октябрендә генә әйләнеп кайта. Авылда аны тормыш иптәше Мәгъзүрә генә түгел, әтисе армиягә киткәч дөньяга килгән һәм үсеп беткән кызы Нәзирә дә шатланып каршы ала. Сөләймановлар гаиләсендә тагы ике малай һәм ике кыз туа. Картәтием гомере буена туган авылында хезмәт сала, башта ферма мөдире, аннан соң хаклы ялга чыкканчы “Авангард” колхозы бригадиры була. 1985 елның 9 маенда ул Җиңү көнен соңгы тапкыр каршылый.
Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен кыю пулеметчы Сөләйманов Мансур Минеяр улы шулай ук III дәрәҗә Дан, Кызыл Йолдыз, Ленин орденнары белән бүләкләнә. Соңгы наградасын – Ленин орденын аңа сугыштан соң күп еллар үткәч, 1971 елда Вильнюс эзәрмәннәре тапшыра.
Мин картәтием белән чиксез горурланам, аның бөтен батырлыкларын хәтеремдә тотам. Җирдә тынычлык һәм иминлек булсын өчен үз-үзен аямый көрәшкән картәтиемне беркайчан да онытмаячакмын.
Артур СӨЛӘЙМАНОВ,
7нче сыйныф укучысы.
Иске Васильевка авылы.
Читайте нас