“Хәбәрсез югалды” дигән кәгазьне сугыш елларында күпләр алган. Меңнәрчә кешеләрнең язмышы шулай ачыкланмый калган. Һәлак булган яугирләрнең җирләнгән урыннарын эзләү бүгенге көнгә кадәр дәвам итә.
1941 елда фронтка алынган Әбдрәшит авылы егете - 17 яшьлек Зәки Сафинның язмышы турында да 75 ел буе беркем белми. 1941-1944 елларда 13нче кавалерия корпусы 3нче кавалерия полкының 27нче дивизиясе составында сугышкан әтисе Шәкүр Закир улы да Зәки турында берни дә белми. Яралангач, яугир туган ягына әйләнеп кайта.
Солдатның энесе Зәкәрия хатирәләреннән: “1941 елда миңа 6 яшь иде. Зәки абыем фронтка киткән көнне яхшы хәтерлим. Озын буйлы, какча гәүдәле иде ул. Мин аның көләч йөзен һәм матур күзләрен әле дә оныта алмыйм. Хушлашканда ул барыбызны да кысып-кысып кочаклады. Мине һәм сеңлем Розаны күтәреп алгач, елап җибәрде”.
Әнисе Вәспикамал апа сөйләве буенча, Зәки Сталинград фронтында сугышкан. Өенә җибәргән хатларының берсендә ул: "Баш очыбызда кара кошлар оча...” дип язган. Кара кошлар дип ул немец авиациясен атаган. Өчпочмаклы солдат хатларына “хәрби цензура” дигән мөһер сугылган. Бу хат хәбәрсез югалган кешене эзләү өчен бердәнбер чыганак булды. Эзләнү барышында без тагын бер Зәки Сафинны таптык, ул да - Әбдрәшиттән. Әмма аны Мәскәүдәге пересыльный пунктка җибәргәннәр, бу Зәкинең хәрби юлына туры килми, чөнки яугир Сталинградтан соң Украинага эләгә һәм шунда хәбәрсез югала.
2014 елда Русия Федерациясе Оборона министрлыгының “Халык хәтере” сайты эшли башлады, ул заманча интерактив инструментлар һәм “Мемориал” һәм “Халык батырлыгы” сайтларының берләштерелгән мәгълүматларын тулыландыру исәбенә халыкка Бөек Ватан сугышында катнашучылар турында тулырак мәгълүмат алу мөмкинлеге бирде.
“Халык хәтере” проекты кысаларында, беренче тапкыр Интернет челтәренә Кызыл Армия фронтларының, армияләренең һәм башка хәрби кушылмаларының 425 мең архив материаллары куелды. Пионерлар йортының “Эзләнү” студиясе укучылары хәбәрсез югалган солдат турында түбәндәге мәгълүматны тапты: “1942 елның февралендә оештырылган II дәрәҗә Суворов орденлы Кызыл Байраклы Запорожье 244нче укчылар дивизиясе, Зәки аның составында сугышкан, Красноармейскидан Острогожскка күчерелә. Шул ук елның маенда 28нче армия составында - Харьков операциясендә, 1943нче елның февралендә фашистлар камап алган Юрьевск районы өчен алышта катнаша.
Әмма документларда төгәлсезлекләр дә була. Зәкинең әтисенең исеме - Шәкүр, ә фронттан килгән хәбәрләрдә Зәки Шәхур улы диелгән. Әнисе Вәспикамал Минеяр кызы В. С. Сафина дип язылган була.
Сугыш елларында бик күп исемнәрнең, әтисенең исеме, фамилияләрнең дөрес язылмавы ачыкланды. Барысын да кешенең үзе әйтүеннән генә язганнар. Ә татар һәм башкорт исемнәре язылышы буенча бик катлаулы булган.
Димәк, Сафин Зәки Шәкүр улы 1924 елда Башкорт АССРы Әлшәй районының Әбдрәшит авылында туган. 1941 елда район хәрби комиссариатыннан фронтка озатылган. Кызылармеец булган, соңгы хезмәт иткән урыны - 244нче укчылар дивизиясе. 1943 елның 25 февралендә 19 яшендә Украина ССРның Днепропетровск өлкәсе Юрьевка хуторы янында хәбәрсез югалган. Исәп картасына ярашлы, туганнар каберлегендә 98 кеше җирләнгән. Шуларның 97сенең исеме билгесез, берсе – билгеле. Билгесезләр арасында Зәки Сафин да булган, хәзер инде ул билгеле. 1953 елда туганнар каберлегенә “Каскалы яугир” һәйкәле куелган.
Пионерлар йорты педагогы.