Әлшәй хәбәрләре
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Хәтер һәм кайгы көне

Иртәгә илебез кайгылы дата – Бөек Ватан сугышы башланган көнне билгели.

Иртәгә илебез кайгылы дата – Бөек Ватан сугышы башланган көнне билгели.

78 ел элек, 1941 елның 22 июнендә фашист Германиясе көтмәгәндә Советлар Союзына һөҗүм итә. Русиядә коточкыч сугыш җиле кагылмаган бер генә гаилә дә юк. Бу көнне һәркем моңсуланып та, горурланып та каһарман яугирләрне – Ватан сагына баскан әти-картәтиләрен, ҡарт картәтиләрен, тылда Җиңүне якынайту өчен искиткеч авыр шартларда ал-ял белми эшләгән әни-картәниләрен һәм карт картәниләрен искә ала.

Хәтер һәм кайгы көнендә бөтен ил буйлап траур чаралары үткәрелә, Туган ил хакына гомерләрен биргән миллионнарча яугир истәлегенә шәмнәр кабызыла. Районыбызда 22 июньдә район үзәгендә 10 сәгатьтә “Туган ил-Ана” монументы янында һәм 11 сәгатьтә Шафран авылында митинглар үтә.
Читайте нас: