Пенсия фонды идарәлегенең пенсия билгеләү буенча белгеч-эксперты Н. В. Филимонова кабул итүгә килгән һәркемне игътибар белән тыңлады, пенсионерларның сорауларына тулы җавап бирде. Өлкән буын вәкилләре бик канәгать калды. Пенсионерлар һәм ветераннар исеменнән Наталья Вячеславовнага һәм барлык пенсия фонды хезмәткәрләренә рәхмәт белдерәбез, аларга эшләрендә уңышлар, ныклы сәламәтлек телибез.