Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бөтен йөрәктән
23 декабрь 2019, 16:55

Үрнәк авылында фельдшер-акушерлык пункты төзекләндерелде

Быел Үрнәк авылында фельдшер-акушерлык пунктын төзекләндерү буенча зур эш башкарылды.

Быел Үрнәк авылында фельдшер-акушерлык пунктын төзекләндерү буенча зур эш башкарылды. Элекке клуб бинасында урнашкан медпунктка су үткәрелде, канализация эшләнде. Шулай ук дүрт тәрәзә пластик пакетка алмаштырылды. Хәзер бездә җылы, авыруларны кабул итү өчен барлык шартлар да тудырылган.
Район гәзите аша бу эштә ярдәм күрсәткән район хакимияте башлыгы Дамир Мостафинга, район дәваханәсенең баш табибы Наил Зыязетдиновка, Казанка авыл Советы хакимияте башлыгы Вил Йомагуҗинга, “Агротехснаб” җәмгыяте директоры Фаил Шәңгәрәевка, мәдәният бүлеге җитәкчесе Миргасыйм Әкимбәтовка рәхмәт белдерәсебез килә. Шулай ук авыл проблемаларына битараф булмаган депутат Малик Фазлыевка, авылдашларыбыз Фларида Фазлыевага, Азат Яһүдинга, Ринат Сәлимгәрәевка, Радмир Фазлыевка да рәхмәтлебез.
Рүзилә ИСМӘГЫЙЛЕВА,
фельдшер-акушкерлык пункты мөдире-фельдшер.
Читайте нас: