Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Һәр чыгышы сокландыргыч, Һәр чыгышы- тамаша

“Кушнаренко таңнары” авыз-тел иҗаты республика фестиваленнән “Замана”эстрада-фольклор төркеме I дәрәҗә лауреат исемен алып кайтты.

“Кушнаренко таңнары” авыз-тел иҗаты республика фестиваленнән “Замана”эстрада-фольклор төркеме I дәрәҗә лауреат исемен алып кайтты.
Милли мәдәният белгечләренең очрашу мәйданына әйләнгән фестивальгә Башкортстанның төрле почмакларыннан 46 иҗади коллектив җыелды.
Ике көн дәвамында катнашучылар башкорт, татар, рус, мари, чуваш һәм удмурт халыклары фольклорының байлыгын күрсәтте, алар “Традиция”, “Буыннан буынга”, “Яңару” һәм “Гаилә ансамбльләре” номинацияләрендә көч сынашты. Социаль-мәдәни үзәкнең Айгөл Нурыйәхмәтова җитәкчелегендәге “Замана” төркеме әлшәйлеләр данын яклап, туганлык мөнәсәбәтләрен ныгытучы борынгы “Ант әйтү” йоласын тәкъдим итте. Халык төркеменең “Традиция” номинациясендә үзенчәлекле чыгышы тамашачыларга да, танылган фольклор белгечләренә дә бик ошады.
-Ата-бабаларыбызның традицияләре һәм йолаларында бик күп гасырларга сузылган тормыш тәҗрибәсе тупланган. Гаилә елында без аларга тукталмый булдыра алмадык. Бу йола, минемчә, әлеге вакытта, ниндидер бәхәсләр, аңлашмаучанлыклар туганнар арасында киртә булып торганда, аеруча көнүзәк, - ди коллектив җитәкчесе Айгөл Нурыйәхмәтова. – “Ант әйтү” бөтен нәсел-нәсәп белән бертуганнарны дуслаштыру йоласы ул. Чыгышыбызда без Дим буеның үзенчәлекле фольлорын - төрле уеннар, легендалар, җыр-биюләрен һәм табигать белән бер бөтен булып яшәү идеясен һәм, әлбәттә, туганнар арасындагы рухи-әхлакый сыйфатларны һәм җылы мөнәсәбәтләрне күрсәтергә тырыштык.
“Замана” төркеме артистлары Нияз Гыйззәтуллин, Вилдан Байгилдин, Земфира Ситдыйкова, Наилә Шәрипова, Тәнзилә Зарипова, Алик Габделманов, Эдуард Фәсхетдинов, Руфина Хамадалиева, Әкълимә Байназарова һәм Илгиз Шәвәлиевның үзләренең чагу чыгышлары белән “Кушнаренко таңнары”нда бар тамашачыларның күңелен яулады. Иҗат даирәсендә егерме ел уңышлы эшләп килгән бу талантлы коллективка беренче урын бирелде.
Фәнүзә СУФИЯНОВА.
“Замана” халык төркеме.
Читайте нас: