Элек-электән кызлар бизәкләп чигү серләренә кече яшьтән үк өйрәнгән. Башта тукыма сукканнар, аннары чигүгә утырганнар, ә бизәкләре инде буыннан-буынга күчеп килгән.
Бу эш осталардан зур түземлек, игътибар, ныкышмалылык һәм тырышлык таләп иткән. Бер генә җепкә ялгышсаң да, барлык эшеңнең матурлыгы югалган. Чигү осталыгына карап, хуҗабикәне бәһалаганнар, ә сөлгеләр йорт һәм гаиләне бәла-казадан, яман күздән саклаган, изгелек, бәхет, тотрыклылык, мәхәббәт һәм иминлек алып килгән.
Бүген, кабатланмас чигүле тастымалларны, сәнгать төре буларак , бик сирәк күрергә мәмкин. Әмма элекке осталарның соклангыч иҗат җимешләре музейларда кадерләп саклана һәм күпләр өчен бай илһам чыганагы булып тора.
Изге уй-ниятләр белән янып йөрүче, бер нәрсәгә битараф булмаган, туган ягы тарихын бөртекләп җыйган Үрәзмәт авылы клубы мөдире Клара Тукаева тарихи-туган якны өйрәнү музеенда борынгы сөлгеләр коллекциясен туплаган.
-Мондый декоратив-кулланма сәнгать үрнәкләре кешеләрне бүген аз кызыксындырса да, күргәзмәгә кунаклар күп килде, - ди Клара Ярулла кызы. – Күчмә семинар барышында музейга килгән коллегаларым – район мәдәният бүлеге хезмәткәрләренең югары бәһасы аеруча шатландырды, алар үзләренә бик күп кызыклы мәгълүмат алгандыр, дип ышанам. Үз халкының тарихына, гореф-гадәтләренә һәм йолаларына битараф булмаганнарны күргәзмәгә чакырабыз.
Монда төрле бизәкле, челтәрле, чәчәкләр, төсле тасмалар белән нәкышлап чигелгән киндер сөлгеләрне күрергә мөмкин... Халык сәнгатенең бәяләп беткесез энҗе бөртекләрен саклаучы ханым төрле экспонатларны җыйган, аларны санап бетерерлек тә түгел. Һәрберсенең үз билгеләнеше, ниндидер символик мәгънәсе һәм үз тарихы бар...