Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Халык иҗаты энҗеләре югалмас

Уфада II Бөтенрусия чәчәннәр фестивале узды.

Борынгы легендалар һәм риваятьләр, кобаерлар, әйтешләр һәм эпослар, өзләү, думбра, кубыз тавышлары... Ике көнлек форум бу авыз-тел иҗаты энҗеләрен саклаучыларны янә бер сәхнәгә җыйды.

Фестивальдә Мари Эл, Дагстан, Саха (Якут), Коми республикаларыннан, Ханты-Мансы автономияле округы һәм, әлбәттә, Башкортстанның район һәм шәһәрләреннән чәчәннәр катнашты. Алар халыкларның буыннан-буынга күчеп килгән мәдәни һәм рухи мирасы әсәрләрен сәхнәгә чыгарды.

Чарада Әлшәй районы данын Кипчак-Аскардан чәчәния Минзилә Муллаголова яклады. Ул “Заятүләк белән Сусылу” эпосыннан өзек һәм Ай кызы Зөһрә турында сагышлы хикәят сөйләп, “Башкортостан” гәзитенең махсус призына лаек булды. Ә II Бөтенрусия чәчәннәр фестиваленең төп бүләге Учалыдан Мәүлетбай Ямалетдиновка бирелде.

Зур күләмле мәдәни вакыйга кысаларында шулай ук билгеле мәгърифәтченең тууына 130 ел тулуга багышланган “Мөхәммәтша Буранголов – чәчән, драматург, җәмәгать эшлеклесе” халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрелде.

Бөтенрусия чәчәннәр фестивале Уфада икенче тапкыр ЮНЕСКО башлангычы белән “Русия мәдәнияте” һәм “Милләтләр бердәмлеген ныгыту һәм Русия халыкларының этномәдәни үсеше” федераль максатлы программалары кысаларында һәм Башкортстан Республикасы Башлыгы грантына уза.

Фәнүзә РӘСҮЛЕВА.
Читайте нас: