Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Халык кәсебе серләрен балаларга өйрәтәләр

Этношимбәләр – Әлшәй агинәйләре мәктәп укучылары өчен мәдәният йортында үткәрә башлаган осталык дәресләре шулай дип атала.

Этношимбәләр – Әлшәй агинәйләре мәктәп укучылары өчен мәдәният йортында үткәрә башлаган осталык дәресләре шулай дип атала.
Беренче тематик шимбә палас сугу һәм башкорт хатын-кызларының бизәнгечләренә багышланган иде. Уңайлы кунак тирмәсе зур этно-остаханәгә әйләнде. Районның баш агинәе Рәйсә Мөфтиева Раевка гимназиясендә укучы кыз һәм малайларга халык кәсепләре төрләре, бүгенге осталар турында сөйләде. Билгеле палас сугучылар Кыпчак-Аскардан Минзилә Муллаголова һәм Кармыш авылыннан Лилия Сәлимгәрәева туку станогы артында гади генә җепләрдән ничек асалы һәм буй паласларда чагу бизәкләр барлыкка килүен күрсәтте. Ә Раевкадан Рәмзилә Искәндәрова һәм Фәнүрә Ганиева кызларны күкрәкчәләр һәм чәчүргеч ясау, атлас тасмалардан картиналар, сәйлән белән эшләү серләренә өйрәтте. Малайлар өчен социаль-мәдәни үзәк баянчылары Рим Сафин һәм Артур Шәяхмәтов музыка дәресе үткәрде.
-Тематик шимбәләр атна саен узачак. Мондый аралашу осталарга да һәм, иң куанычлысы, балаларга да ошады. Алар төрле сораулар бирде, станок янына килеп, җепләрне тезде, бизәкләр эшләде. Аларга бөтен нәрсә кызыклы булды. Этношимбәләр турында ишетеп, безнең осталык дәресләренә өлкәннәр дә килергә уйлый, - ди Рәйсә Сәхибгәрәй кызы.
Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Читайте нас: