Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Уфада янә халык осталары җыелды

Әлшәйнең кул эшләре осталары “Уфа-Ладья. Арт. Ремесла. Сувениры” күргәзмәсендә үзләре эшләгән әйберләрне тәкъдим итте.

Әлшәйнең кул эшләре осталары “Уфа-Ладья. Арт. Ремесла. Сувениры” күргәзмәсендә үзләре эшләгән әйберләрне тәкъдим итте.
Идел буе федераль округында иң зур һәм республикада бердәнбер халык художество кәсепләре күргәзмәсе алтынчы тапкыр бер мәйданчыкка йөзләгән останы җыйды. Катнашучыларның географиясе шактый киң, җырдагы кебек – Мәскәүдән алып ил чигенә кадәр. Республиканың барлык районнары диярлек һәм Русиянең уналты төбәгеннән һөнәрчеләр уфалыларны халык иҗаты һәм кул эшләренең искиткеч үрнәкләре белән сокландырды.
Безнең район осталарының да фестивальдә күрсәтерлек әйберләре бар иде. Әлшәйнең чагу стендында билгеле палас сугучылар - Бәләкәй Акколай авылыннан Зәкирә Воронцова һәм Чуракайдан Асия Лотфрахманованың асалы паласлары, район үзәгеннән Фирдәвес Нәбиуллинаның киездән эшләнгән әйберләре, Чурай агинәе Гөлчәчәк Вәлиуллинаның хатын-кызлар өчен милли бизәнгечләре, Сарыш авылыннан Илиза Нәгыймованың мамык шәлләре һәм башка бик күп әйберләр тәкъдим ителгән иде.
-Безнең стенд башкорт паласларының чагу бизәкләре белән фестивальгә килүчеләрнең игътибарын ерактан ук үзенә җәлеп итте. Кунаклар зур теләк безнең күргәзмә янында фотога төште. Хәтта Әлшәй паласларын патентларга тәкъдим иттеләр, бу эш белән без тиздән шөгыльләнә башлаячакбыз.
Халык иҗатына кызыксынуның һәм кул эшләренә ихтыяҗ елдан-ел арта баруы шатландыра. Күргәзмәдән без асалы паласларга, бизәкле буй паласларга заказлар алып каттык, күргәзмәгә куелган әйберләрнең күбесен кунаклар һәм катнашучылар сатып алды, - ди районның баш агинәе Рәйсә Мөфтиева.
Фестивальдән әлшәйлеләр һөнәри осталык, тәкъдим ителгән экспозицияләрнең актуальлеге һәм җимешле хезмәттәшлек өчен диплом белән кайтты.
Күргәзмә кысаларында шулай ук “Башкорт шәле” конкурсы үткәрелде. “Тукылган башкорт шәле” номинациясендә гран-прины якташыбыз, Трунтаиш авылында туып-үскән Рәзилә Гарифуллина җитәкчелегендәге Бөре шәһәре “Ефәк юлы” халык туку үзәге алды.
Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Читайте нас: