Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Палас сугу осталары коллегалары белән тәҗрибә уртаклашты

2020 елда узачак VI Бөтендөнья фольклориадасына әзерлек кысаларында Борай районында “Милли бизәк” семинар-практикумы узды.

2020 елда узачак VI Бөтендөнья фольклориадасына әзерлек кысаларында Борай районында “Милли бизәк” семинар-практикумы узды.
Чарага республиканың төньяк-көнбатыш төбәге осталары һәм мәдәният хезмәткәрләре җыелды. Оештыручылар безнең агинәйләрне асалы палас сугу буенча осталык дәресе үткәрү өчен чакырды. Әлшәйлеләр анда туку станоклары алып барды һәм теләге булганнарның барысын да шушы кәсеп нечкәлекләренә өйрәтте. Шулай ук безнең агинәйләрнең декоратив-кулланма иҗат әйберләренең бай күргәзмәсе дә һәрвакыттагыча чарада катнашучыларның һәм кунакларның игътибарын җәлеп итте.
-Борай районы хатын-кызларына һәм семинар кунакларына безнең паласлар гына түгел, хатын-кызлар өчен милли бизәнгечләр- күкрәкчәләр, мәрҗәннәр, алкалар да бик ошады. Семинарда үзебез өчен дә файдалы мәгълүмат алдык – хатын-кызлар өчен баш киемнәре – калфак һәм такыя тегәргә өйрәндек. Үз төбәгенең борынгы милли киемнәрендәге осталарның чыгышы аеруча истә калырлык булды, - ди районның баш агинәе Рәйсә Мөфтиева.
Читайте нас: