Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Уфада Башкортстанда узачак VI Бөтендөнья фольклориадасы программасын игълан иттеләр

Уфада Мәдәният министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында VI Бөтендөнья фольклориадасы программасы белән таныштырдылар.

Уфада Мәдәният министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында VI Бөтендөнья фольклориадасы программасы белән таныштырдылар.
-Катнашучылар Уфага 16 һәм 17 июльдә килә.
-Ачылу тантанасы Уфада 18 июльдә «Уфа-Арена»да узачак.
-18 июльдә илнең барлык төбәкләрендә фольклор һәм халык иҗаты фестивальләре узачак.
-19 июльдә башкаланың «Башкортстан» Дәүләт консертлар залыннан «Торатау» Конгресс-холл амфитеатрына кадәр милли киемнәрдә катнашучылар парады узачак.
-19 июльдән башлап 14 көн дәвамында, «Торатау» Конгресс-холл амфитеатрында үзәк мәйдан буларак «Фольклориада йөрәге» эшләячәк.
-Ябылу тантанасы 1 августта, шулай ук амфитеатрда узачак. Биредә Фольклориада әләмен киләсе кабул итүче илгә тапшырачаклар. Бүгенге көндә ул ил әлегә сайланмаган.
-20 июльдә килгән кунакларның күпчелек өлеше фестиваль округлары буенча таралачак.
-20 июльдән 31 июльгә кадәр республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә фестиваль чаралары узачак. Республика 10 фестиваль округына бүленә. Һәр округка 7-10 ил җибәреләчәк. Төрле илләрдән килгән коллективлардан тыш, һәр мәйданчыкка үзебезнең җирле коллектив чыгышы да тәкъдим ителергә тиеш. Мәҗбүри таләп -тере музыкаль озата бару.
-Фольклориадада катнашу өчен 31 гыйнварга кадәр гаризалар кабул ителде. Дөньякүләм чарада катнашуга 85 ил гариза тапшырган иде. Шуларның алтысы исемлектән төшеп калды: Доминикан, Куба, Малайзия, Оман, Уганда һәм Филиппин,- дип ачыклык кертте Республика халык иҗаты үзәге генераль директоры Артур Алибәков.
Фестиваль программасында матур костюмлы урам парадлары, концертлар, декоратив-гамәли сәнгать осталарының күргәзмәләре, мастер-класслар, төрле интерактив мәйданчыкларның эше, төрле халыкларның милли уеннарын үткәрү каралган. Барлык мәйданчыклар да бердәм сценарий буенча эшләячәк. Барлык мәйданчыкларның концепциясе бердәм: җиһазландырылган сәхнә, һөнәрчеләр өчен павильоннар яки юрталар, традицион уеннар өчен мәйданчыклар.

Фото: "Башинформ"

Читайте нас: