Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Быел иң чагу җәй булачак!

Быелгы җәй җылы булырмы, әллә суык һәм җиллеме, әлегә билгесез. Әмма һава торышының нинди булуына карамастан, бу җәй республика халкы күңелендә иң чагу җәй буларак сакланып калыр.

  • Быелгы җәй җылы булырмы, әллә суык һәм җиллеме, әлегә билгесез. Әмма һава торышының нинди булуына карамастан, бу җәй республика халкы күңелендә иң чагу җәй буларак сакланып калыр. Чөнки быел Башкортстанда VI Бөтендөнья фольклориадасы үтә.
  • 18 июльдән алып 1 августка кадәр дәвам итәчәк чарада катнашыр өчен республикага биш континентның 80гә якын иленнән 100гә якын коллектив җыелачак.
  • Фольклориаданы Башкортстанда үткәрү турында карар өч ел элек кабул ителде. Моңа Перуда 45нче Бөтендөнья конгрессы һәм Фольклориада һәм традицион сәнгать фестивальләрен оештыру буенча халыкара совет ассамблеясенең (CIOFF) эшендә республика делегациясенең катнашуы булышлык итте.
  • Фестиваль әләме Башкортстанга 2016 елның җәендә Мексикада үткән V Халыкара Фольклориадада тапшырылды. Ә беренче тапкыр әлеге фестиваль 1996 елда Голландиядә үткән. 2000 елда – Япониядә, 2004 елда – Венгриядә, 2012 елда – Көньяк Кореядә, 2016 елда Мексикада узган.
  • Бөтендөнья Фольклориадасы чаралары халык иҗатының барлык төрләрен дә үз эченә ала: җырлар, биюләр, музыка уен коралларында чыгышлар, милли уеннар...
  • Кыскасы, бу җәй милли колоритка бай һәм чагу булачак. Шуңа күрә отпуск графикларын төзегәндә июль ахырын сайласагыз да, республикадан читкә китәргә җыенып ялгыша күрмәгез.
  • Фото: rcntrb.com
  • Читайте нас: