Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Сәхнәдә – Кармыш биючеләре!

Укытучы, мәдәният хезмәткәре, бухгалтер, китапханәче...

Укытучы, мәдәният хезмәткәре, бухгалтер, китапханәче...Төрле һөнәр ияләре булулары да, бетмәс-төкәнмәс йорт мәшәкатьләре дә һәм ничә яшьтә булулары да бу кызларга сәхнә уртасына чыгып биергә комачауламый.
Коллективта иң абруйлысы – Кармыш мәктәбенең инглиз теле укытучысы Зәйдә Галимова. Аңа – 55 яшь. Математика укытучысы Светлана Шәкүрова, авыл хуҗалыгы предприятиесе баш бухгалтеры Асия Шәймөхәммәтова һәм ансамбль җитәкчесе, авыл мәдәният йорты мөдире Филүзә Ишмурзина да Зәйдә апаның үкчәсенә басып килә. Ә ансамбльдә иң яше – авыл мәдәният йортының художество җитәкчесе Ләйсән Ишмурзина. Күптән түгел кызларга китапханәче Мәрзия Абдрахманова да кушылган.
“Шәп кызлар” ансамбле биш ел элек оештырыла һәм сәхнәгә беренче тапкыр чыгу белән үк тамашачыларның сөюен яулап ала. Тәүдә ансамбльгә Айгөл Җангирова җитәкчелек итә һәм биюләр куя. “Шәп кызлар” ансамбле “Тимербай киленнәре” исемле шаян бию белән беренче уңышка һәм тәүге алкышларга лаек була. Нәкъ шушы номер ансамль язмышына зур йогынты ясый да инде. Ансамбль репертуарында әлеге җитәкче куйган “Еңгәйҙәр”, “Шаян ҡыҙҙар” биюләре бар.
-Барыбыз да бәләкәйдән үк бию белән шөгыльләндек. Мәсәлән, Зәйдә Гәрәй кызының кызлары да бии, ә үзе кайчандыр бию түгәрәге алып барды. Әйе, безне сәнгатькә сөю берләштерде. Иҗатыбыз тамашачыларга да ошыйдыр, дип ышанабыз, - дип елмая Филүзә Фәһим кызы.
Читайте нас: