Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Әлшәй халыкара фестивальдә катнашучыларны кабул итәчәк

Хәбәр итүебезчә, 18 июльдән 1 августка кадәр безнең республикада 2020 елгы VI Бөтендөнья фольклориадасы узачак.

Хәбәр итүебезчә, 18 июльдән 1 августка кадәр безнең республикада 2020 елгы VI Бөтендөнья фольклориадасы узачак. Халыкара фестиваль 3 меңнән артык үзешчән иҗат коллективын һәм дөньяның 85 иленең вәкилләрен җыя.
Киңкүләмле мәдәни форум Башкортстанның бөтен төбәкләрендә дә узачак. Республика шартлы рәвештә тугыз фестиваль округына бүленгән, аларның һәрберсендә - җиде-сигез район. Барлыгы - 70тән артык мәйданчык, анда, концерт чараларыннан тыш, декоратив - кулланма сәнгать күргәзмә-ярминкәләре, традицион уеннар, милли киемнәр парадлары оештырылачак. Фольклориадада катнашучыларны кабул итәчәк районнар арасында безнең Әлшәй районы да бар.
- Без көньяк-көнбатыш округка керәбез, анда шулай ук ут күршеләребез – Миякә, Бишбүләк, Ярмәкәй районнары, Дәүләкән һәм Бәләбәй шәһәрләре дә кергән. Безнең зонага Босния һәм Герцеговина, Бөек Британия, Израиль, Непал, Сент Винсент һәм Гренадина, Төркмәнстан һәм Шри Ланка артистларының килүе көтелә. Алар Бәләбәйдә яшәячәк, анда Фольклориаданы тантаналы ачудан соң, 20 июльдә, барачаклар. Аннары алар көн саен программа буенча районнарга чыгачак. Безгә, Әлшәйгә, чит ил артистлары 25 июльдә килә, - ди мәдәният бүлеге җитәкчесе Миргасыйм Әкимбәтов.
Барлык мәйданчыклар да open air форматында эшләячәк - бу фестивальнең төп таләпләренең берсе. Ачык мәйданчык халыкка кунакларның чыгышын күпләп карарга мөмкинлек бирә. Бездә фестиваль программасы Совет мәйданында узачак. Катнашучыларның милли киемнәр парады Җиңү парады маршруты кебек Ленин, Кусков һәм Кече Ленин урамнары буйлап үтәчәк. Һава торышы бозылса, чыгышлар өчен район мәдәният сарае бинасы әзерләнә. Кунаклар белән бер сәхнәдә безнең фольклор коллективлары да чыгыш ясаячак.
- Бөтендөнья фольклориадасында катнашучыларны каршы алу өчен бездә барлык шартлар да тудырылган. Өстәвенә, халыкара дәрәҗәдәге чараны уздыру тәҗрибәсе дә бар. Хәтерләвегезчә, 2019 елның июнь аенда Сабантуй бәйрәмендә без берьюлы берничә илдән килгән экзотик коллективларның «Бердәмлек – Содружество» Халыкара милли мәдәниятләр фестивалендә катнашучыларны кабул иттек. Узган ел фестивальгә әзерлек кысаларында Совет мәйданы яңартылып, анда юл япмасы алыштырылды, яңа сәхнә төзелде, шулай ук республика бюджетыннан бүленгән акчага кыйммәтле музыка аппаратурасы сатып алдык, - диде зур күләмле вакыйгага әзерлек турында Миргасыйм Факил улы.
Оештыручылар әйтүенчә, халыкара фестивальне үткәрүгә волонтерлар да җәлеп ителә. Республика буенча барлыгы 300гә якын волонтер әзерләү планлаштырыла. Аларның барысы да, башлыча, инглиз, шулай ук испан һәм француз телләрен яхшы белгән яшьләр булачак. Бүген районда сигез волонтер катнашырга теләк белдерде.
Концертка ничек эләгергә дип, борчылырга кирәкми, ди оештыручылар. Барлык чаралар да ачык мәйданчыкларда уза. Уфада концертлар үткәрү өчен барлык традицион ачык урыннар да файдаланылачак. Төп мәйданчык, алдан уйланылганча, Конгресс-холл артындагы амфитеатр булачак, анда «Ватан» этнопаркы урнашкан. Һәр ил бу сәхнәдә чыгыш ясый алачак – монда чын мәгънәсендә «Фольклориада йөрәге» тибәчәк.
Читайте нас: