Әлшәйлеләр бөтен ил белән бергә Бөек Җиңүнең 73 еллыгын билгеләде.
Бәйрәм чарасы чик буе сакчыларына һәм яугир-интернационалистларга куелган истәлекле тактаташларга, “Туган ил-Ана” монументына чәчәкләр салудан башланды. Тантаналы парадта ветераннар, тыл эшчәннәре, район җитәкчеләре, җәмәгать оешмалары, учреждениеләр вәкилләре, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, мәктәп укучылары һәм студентлар катнашты. Каһарман яугирләрнең истәлеген саклап, күпләр “Үлемсез” полк” сафына басты. Ел саен район үзәге урамнарында картәтиләренең һәм карт картәтиләренең фоторәсемнәрен тоткан өлкәннәр һәм балалар артканнан-арта. Күпме генә вакыт узса да, без бөтен кешелекне фашизм коллыгыннан саклап калу өчен Бөек Ватан сугышында батырларча алышкан һәм тылда фидакарь хезмәт салган кешеләрнең кыюлыгын беркайчан да онытмаячакбыз.
Әлшәйдән унике мең кеше фронтка киткән, районыбыздан Хозат Сәлимҗан улы Булатов, Солтан Хәмит улы Бикеев, Иван Яковлевич Гайдым, Игорь Валентинович Копейкин, Алексей Васильевич Никонов, Степан Семенович Овчаров, Михаил Иванович Рабовалюк, Александр Павлович Фролов һәм Павел Федорович Щербаков - Советлар Союзы Герое, Хәниф Хаҗигали улы Абдрахманов Дан орденының тулы кавалеры исеменә лаек булды.
Әлшәйлеләрнең яшь буыны Туган ил хакына гомерләрен корбан итеп яу яланнарында мәңгелеккә ятып калган яугирләр истәлегенә почетлы каравылда торды, шулай ук бәйрәм салюты яңгырады.
Җиңү байрагын горурлык белән башкорт лицее укучылары тотып барды. Байрак тотып баручы Илья Максимовның карт картәтисе, Григорий Захарович Бескоровайный Сталинград, Курск, Орел, Берлин янында барган алышларда катнашкан. Батырлыгы өчен Кызыл Йолдыз ордены, Дан ордены, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, “Батырлык өчен”, “Берлинны алган өчен” медальләре белән бүләкләнгән. Ильяның ассистентлары Далер Шарюковның дүрт карт картәтисе сугыш башланганнан алып азагына кадәр яу юлын үткән. Аларның берсе – Әгъләм Сираҗетдин улы Хөснетдинов легендар Панфилов дивизиясендә алышкан һәм Җиңүне Кенигсбергта каршылаган. Марат Садыйковның карт картәтисе Гобәй Абдулла улы Садыйков Кызыл Йолдыз ордены, “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән.
Бәйрәм колоннасы Совет мәйданында туктый һәм тантаналы митинг башлана. Аны район хакимияте башлыгы урынбасары З. З. Әхмәтов ачты. “Кызганычка каршы, районыбызда бүген Бөек Ватан сугышында катнашкан 13 ветеран, 309 тыл эшчәне генә калды. Без каһарман яугирләргә карата тагын да игътибарлырак һәм хәстәрлерәк булырга тиешбез”, дип әлшәйлеләргә мөрәҗәгать итте район хакимияте башлыгы Д. Р. Мостафин.
Җыелучыларны шушы бөек бәйрәм белән Әлшәй һәм Дәүләкән районнары, Дәүләкән шәһәре хәрби комиссары В. П. Яблонский, “Россельхозцентр”ның БР буенча филиалы җитәкчесе Р. С. Кираев, тыл эшчәне В. П. Дорожко да ихлас тәбрикләде, яшьләр исеменнән Раевка 2нче мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Айдар Булатов чыгыш ясады.
Социаль-мәдәни үзәк артистлары, “Бизәкләр” үрнәкле бию коллективы, Раевка балалар сәнгать мәктәбе укытучыларының халык вокаль ансамбле, Пионерлар йортының “Музыкаль тамчы” берләшмәсендә шөгыльләнүчеләр, хезмәт ветераны Нина Петровна Семененко һәм башкалар катнашлыгындагы концерт программасы чын мәгънәсендә халык бәйрәмен дәвам итте.
Шафран авылында да традицион бәйрәм демонстрациясе һәм митинг үтте. Һәр елны 9 майда 371 мәрмәр плитә куелган Туганнары каберлегенә халык агыла. Быел да монда кунаклар һәм кулларына флаг, шарлар, чәчәкләр тоткан авыл халкы җыелды. Ә колонна алдыннан сугыш геройлары портретлары белән “Үлемсез полк” атлады.
Бөек Җиңүгә багышланган тантаналы митингны авыл биләмәсе башлыгы Р. Р. Солтанов ачты. Яу кырында ятып калган батыр якташларыбызны искә алу һәм җыелучыларны бәйрәм белән котлау өчен монда район Советы секретаре Ш. Ш. Сәлимов, хәрби комиссар В. П. Яблонский, Шафран авылында туып-үскән, истәлекле тактаташ кую башлангычы белән чыккан Н. Г. Дәүләтов килде.
Бер минут тын торганнан соң чарада катнашучылар обелискларга, яугирләр җирләнгән каберләргә чәчәкләр һәм веноклар салды. Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый...