Әлшәй хәбәрләре
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Бәйрәм кайтавазы
29 Май 2018, 02:00

“Пионерия көне белән!”

Ел саен чәчкәле май аенда Пионерия көне билгеләнә. Бу бәйрәм кайчандыр пионер галстугы таккан өлкәннәр һәм бүген пионерлар сафында булган балалар, тынгысыз иҗади хезмәте белән нәниләрне яңа үрләргә әйдәүче һәркемнең күңелендә кадерләп саклана.

Ел саен чәчкәле май аенда Пионерия көне билгеләнә. Бу бәйрәм кайчандыр пионер галстугы таккан өлкәннәр һәм бүген пионерлар сафында булган балалар, тынгысыз иҗади хезмәте белән нәниләрне яңа үрләргә әйдәүче һәркемнең күңелендә кадерләп саклана.
Пионерлар хәрәкәтенең үзәге булып бездә район Пионерлар йорты тора. Бу өстәмә белем бирү учреждениесендә иҗат һәм новаторлык идеяләре белән рухланып эшлиләр, монда һәр бала күңеленә ошаган шөгыль таба.
Ирекмәннәр елына багышланган “Пионерия көне белән!” бәйрәмендә мәктәп дружиналарыннан пионерлар, вожатый һәм педагоглар катнашты.
Яшь пионерларны район ветераннар советы рәисе Ф. Г. Хәйбрахманов, Раевка авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы М. А. Тимасов, Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгының Уфа яны территориаль идарәлеге дәүләт инспекторы И. И. Габбасов, Пионерлар йорты директоры Н. А. Самойлова, пионер хәрәкәте ветераннары сәламләде. Яугир-әфганчылар һәм чик буе сакчылары исеменнән Ю. А. Марюшко чыгыш ясады.
Бу көнне иң яхшы пионерлар, отрядлар һәм өлкән вожатыйлар грамоталар белән бүләкләнде. Кунаклар яшь пионерларга галстуклар бәйләде.
Укучылар “Пионерия иленә сәяхәт” квестында катнашып, пионер оешмасының символары һәм атрибутлары белән танышты, яугир-әфганчылар һәм чик буе сакчылары, авыл кешеләре белән аралашты.
Бәйрәм ахырында барысы да бергәләшеп пионер җырларын җырлады, учакта пешкән бәрәңгедән авыз итте һәм һавага төсле шарлар очырды.
Римма НИЗАМОВА,
Пионерлар йорты методисты.
Читайте нас: