Әлшәй хәбәрләре
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бәйрәм кайтавазы
27 ноябрь 2018, 02:00

“Назлы кулларыңның җылысы”

Гәйнәямак авылы китапханәсендә Аналар көненә арналган әдәби-музыкалькичә узды.

Гәйнәямак авылы китапханәсендә Аналар көненә арналган әдәби-музыкаль кичә узды. Чараны алып баручы, китапханәче Альбина Усманова кунакларны бәйрәм белән котлады, аналарга, хатын-кызларга арналган шигырьләр укыды. Гәйнәямак авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Алик Усманов та җыелучыларны бәйрәм белән тәбрикләде. Балалар әниләр турында матур җырлар җырлады, шигырьләр укыды. Кунаклар төрле конкурсларда катнашты, уллары һәм кызлары төшергән рәсемнәрне карады. Китаплар күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Балаларның барысы да татлы призлар алды, бәйрәм күңелле чәй табыны белән тәмамланды.
Читайте нас: