Әлшәй хәбәрләре
+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Бәйрәм кайтавазы
29 гыйнвар 2019, 02:00

“Әй, Әлшәем, туган ягым!”

Уфада республика муниципаль берәмлекләре марафоны кысаларында районыбызның концерт-презентациясе үтте

Уфада республика муниципаль берәмлекләре марафоны кысаларында районыбызның концерт-презентациясе үтте
Зур мәдәни форум -республикабызның 100 еллыгына багышланган “Башкортстан тарихы битләре” марафоны дәвам итә, былтыр Х. Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясе сәхнәсендә республиканың күп кенә шәһәр һәм районнары үз казанышларын күрсәтте. Күптән түгел безнең Әлшәй районы да иҗади марафонны кабул итте.
Презентациягә киң билгеле якташларыбыз, районның шәрәфле шәхесләре, дәүләт хезмәткәрләре, галимнәр, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, төрле өлкәләр эшчәннәре һәм югары уку йортлары студентлары чакырылды.
Чарада абруйлы кунаклар: Башкортстан Республикасы Башлыгы Хакимияте баш советнигы Арыслан Шәһәретдинов, мәдәният министры урынбасары Ранис Алтынбаев, Дәүләт җыелышы депутаты Антон Матренин, якташларыбыз - галим-филолог, шагыйрь һәм публицист Рәшит Шәкүр, күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, районыбызның шәрәфле шәхесе Виктор Пчелинцев, мәдәният буенча Җәмәгать Советы рәисе Рафаэль Шәфыйков һәм БР Башлыгы эшләр идарәчесе вазифасын вакытлыча башкаручы Гүзәл Насыйрова катнашты.
Күргәзмәдән күзләр камашты
Башкорт дәүләт филармониясе фойесында оештырылган күргәзмә юбилей вакыйгасының йөзек кашы булды. Анда куелган барлык әйбер район тарихын, икътисад, спорт, мәгариф һәм мәдәният өлкәләрендәге казанышларны чагылдырды.
Ишектән кергән кунакларга “Зарипов” икмәге һәм “Зариф” икмәкханәсендә пешерелгән башка ризыклар тәкъдим ителде, әйткәндәй, бу продуктларны бездә һәм күрше районнарда гына түгел, республикабыз башкаласында да беләләр һәм зур теләк белән сатып алалар. Шулай ук Әлшәйнең популяр бренды – Башкортстанның иң оста кымыз ясаучысы, республика конкурсы җиңүчесе Руслан Ахунов алып килгән шифалы эчемлекне һәм бия сөтен тәмләп караучылар күп булды.
Районның бай тарихы белән таныштыру Әлшәй биләмәара китапханәсе стендыннан башланды, анда туган ягыбыз табигате үзенчәлекләре һәм кызыклы вакыйгалар, районның барлыкка килү тарихы һәм, әлбәттә, төбәгебезне данга күмгән күренекле әлшәйлеләр турында бәян ителде. Аксен агросәнәгать колледжы күргәзмәсе дә бай эчтәлекле булды. Укытучылар һәм студентлар бу белем учагының оештырылганнан алып бүгенге көннәргә кадәрге бер гасырлык тарихы белән таныштырды. Иген суктыру өчен 1905 елгы пар машинасының иске фоторәсемнәре, 1913 елгы тагылмалы ургыч, уку йортын тәмамлау турындагы аттестатның (дипломның) 1912 елгы тәүге үрнәге күпләр өчен чын ачыш булды. Озак еллар Ришат Әбделвәлиев җитәкчелек иткән колледжның һәм студентларның хәзерге заман казанышлары да зур урынны биләде. Надежда Самойлова җитәкчелегендә Пионерлар йорты педагоглары кунакларны һәрвакытагыча үзләренең күптәнге дуслары кебек күңелле каршы алды. Алар әзерләгән зур күргәзмәдә нәрсәләр генә юк иде! Агачтан, киездән, сәйләннән гаҗәеп матур кул эшләре, сувенирлар һәм төрле бизәнгечләр барысының да күңеленә хуш килде. Ә хуш исле печәннән ясалган ат, дуңгыз һәм эт сыннарына сокланмаган кеше калмады. Күчтәнәч тә – пионерларча учакта пешерелгән бәрәңге барысына да ошады.
Агинәйләр тәкъдим иткән милли аш-су һәм эчемлекләр, кул эшләре дә күргәзмәнең аерым бер бизәге булды. Чагу төсләр белән балкыган Дим паласлары, башкорт хатын-кызларының бизәнгеч әйберләре, өс киеме, киездән басылган әйберләр, мамыҡ оекбашлар, бияләйләр һәм шәлләр, чигелгән ашъяулыклар, картиналар һәм челтәрләр, фоамираннан чәчкәләр барысының да игътибарын җәлеп итте. Мондый матурлыктан күзләр камашты. Шунда ук Акколай осталарыннан асалы палас сугу, орчык белән йон эрләү серләрен белергә мөмкин иде.
Спортка күп игътибар бүленгән районының презентациясе спорт казанышларыннан башка үтмәде, әлбәттә. Сәүбән Таҗиев җитәкчелегендә спорт даны музееннан бозда, һавада, суда, йөгерү юлларында, төрле дәрәҗәдәге рингларда әлшәйлеләр яулаган кубокларны һәм медальләрне караучылар күп булды.
Балалар сәнгать мәктәбенең Александр Юшин җитәкчелегендәге халык музыка кораллары оркестры башкарган көйләр күргәзмәгә ямь өстәде. Әлшәй осталары әзерләгән баллы бавырсак белән бузаны тәмләп карагап һәм якташларыбызның иҗади эшләре, “Әлшәй” дип язылган фотозонада фотога төшкәннән соң кунаклар да безнең артистлар белән бергә дәртле көйләргә рәхәтләнеп биеде.
Район тарихында – Башкортстан тарихы
Башкорт дәүләт филармониясе сәхнәсендә озак көтелгән концерт районның социаль-икътисади казанышлары турындагы бай эчтәлекле фильм күрсәтү белән башланды. Бер театрлаштырылган тамашаны икенчесе алмаштырды, үзешчән сәнгать осталары җырлар һәм биюләр ярдәмендә район тарихы турында сөйләде, ә анда,көзгедәге кебек Башкортстанның бөтен тарихы чагылды. Сәхнәдә коллективлаштыру, Бөек Ватан сугышы чорлары, аналарның, хатыннарның өчпочмаклы солдат хатларын көтүе, иң ерак авылларда да халыкның Җиңү турында ишетеп шатлануы һәм арытабан бөтен ил белән халык хуҗалыгын аякка бастыруы искиткеч матур тамашага әйләнде.
Залда утыручылар “Дәрман” ир-егетләр вокаль ансамбле, “Замана” фольклор-эстрада коллективы, “Забава” вокаль ансамбле, Раевка социаль-мәдәни үзәге гармунчылары, Чебенленең “Умырзая”, Казанка авылының “Чаровницы”, Кыпчак-Аскарның – “Ахирәтләр”, Ташлының – “Гөлнәзирә”, Үрәзмәтнең – “Сөембикә”, Воздвиженканың “Кудесница” иҗат коллективлары, талантлы Әлшәй йолдызчыклары – балалар сәнгать мәктәбе артистлары: “Рамазан” ансамбле курайчылары, “Бизәкләр” ансамбле биючеләре, Пионерлар йортының “Яшьлек” бию коллективы, җырчылар Маргарита Гурьянова, Зөлфирә Ганиева, яшь талант Рамазан Садыйков, Элиза Нәгыймованың чыгышларын көчле алкышларга күмде. Сәхнәдә күренекле әлшәйлеләр, тамашачыларның яраткан артистлары Наил Шәймәрданов һәм Әнвәр Нургалиевның, эстрадабызның өметле җырчысы Эльвира Мохтарованың моңлы җырлары җыелучылар өчен соклангыч бүләк булды.
Бәйрәм икенче районга штандарт тапшыру белән тәмамланды. Муниципаль берәмлекләрнең “Башкортстан тарихы битләре” фестиваль-марафонын Кушнарен районы дәвам итәчәк. Күптәнге матур йола буенча район хакимиятләре башлыклары Дамир Мостафин һәм Руслан Нургалиев бер-берсенә истәлекле бүләклар тапшырды.
“Башкортстан тарихы битләре” марафоны район тормышында гына түгел, ә анда катнашкан барлык кешеләрнең күңелендә чагу вакыйга булып хәтердә калачак. Залда алма төшәр урын да булмады, бу чагу тамаша чын мәгхнәсендә балачак һәм яшьлек дусларыны озак көтелгән очрашуы, танышулар һәм данлыклы якташларыбыз белән күрешүләр марафонына әйләнде. Әлшәй җирендә иҗат иткән шагыйрь Илмир Мөхәммәтҗанов дан җырлаган талантлар һәм осталар төяге булган районыбыз бу көнне башкалабыз сәхнәсендә күзгә күренмәс җепләр белән барлык иҗат сөючеләрне берләштерде.
Фәнүзә СУФИЯНОВА.
Автор фотосы.
Читайте нас: