Әлшәй хәбәрләре
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бәйрәм кайтавазы
7 июнь 2019, 02:00

Җәйнең иң чагу тантанасы

Район үзәгенең төп мәйданында Балаларны яклау көненә багышланган чара узды.

Район үзәгенең төп мәйданында Балаларны яклау көненә багышланган чара узды.
Бәйрәмчә купшы киенгән балалар тәрбиячеләре, ата-аналары һәм картәниләре озатуында матур тантанага җыелды. Бу соклангыч көн белән аларны район хакимияте башлыгы урынбасары А. Т. Солтанголов, мәгариф бүлеге җитәкчесе А. Т. Вәлиәхмәтов ихлас котлады.
Чараны фитнес-аэробика буенча тренер-укытучы Фидания Бакирова җитәкчелегендәге яшь “Барбарилар” төркеме чыгышы ачты. Болытлап торган җәйнең беренче көне нәниләрнең күңелле чыгышларыннан соң яктырып киткәндәй булды. Балалар шигырьләр сөйләде, җырлар җырлады. “Ромашка” балалар бакчасы хезмәткәрләре “Изге әкиятләр” дип аталган күңел ачу программасы әзерлән иде. “Супер әниләр” дә балаларга бию бүләк итте.
Бәйрәмгә әкият геройлары: Карлсон, хәйләкәр төлке Алиса, Петушок-золотой гребешок, Буратино, Мальвина һәм итекле Мәче дә килде. Алар белән бергә район үзәгенең балалар бакчалары тәрбияләнүчеләре һәм теләге булганнарның барысы да биеде, әйлән-бәйлән уйнадны, төрле уеннарда, мавыктыргыч конкурсларда катнашты. Алып баручылар белән бергә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен билгеләделәр, сынаулар үттеләр һәм геройлар әкият иленә кайтып китә алсын өчен тылсымлы ачкычларны таптылар. Ә чара ахырында нәниләр бергәләшеп асфальтта төсле акбур белән рәсемнәр төшерде.
Ирина ВЛАДИМИРОВА.
Читайте нас: