Әлшәй хәбәрләре
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бәйрәм кайтавазы
27 декабрь 2019, 21:00

Әлшәй кызлары һәм малайлары да республика һәм Кремль чыршысында катнашты

Уфада узган республика Яңа ел тантанасына Башкортстанның төрле шәһәр һәм районнарыннан 780 мәктәп укучысы җыелды

Әлшәй кызлары һәм малайлары да республика һәм Кремль чыршысында катнашты
Уфада узган республика Яңа ел тантанасына Башкортстанның төрле шәһәр һәм районнарыннан 780 мәктәп укучысы җыелды. Алар арасында безнең районнан уку алдынгылары, олимпиадалар һәм спорт ярышлары җиңүчеләре, үзешчән сәнгать фестивальләре лауреатлары да бар иде. Алар - 4нче мәктәптән Ралина Сәфәрова, гимназиядән Али Хөсәенов, башкорт лицееннан Аскар Солтанов, Шафран мәктәбеннән Мария Кутьенкова, Никифардан Регина Гарипова, Аксен мәктәбеннән Эльвина Хәйруллина һәм Әбдрәшиттән Анастасия Махницкая.
“Башкортстан” дәүләт концерт залында балалар өчен - “Кыш бабайның тылсымлы циркы” Яңа ел тамашасы, ә концерт залы фойесында әкият геройлары, Кыш бабай һәм Карсылу катнашлыгында күңел ачу программасы үтте. Балалар могъҗизалы Яңа ел бәйрәменнән истәлеккә йомшак уенчыклар, “Әкиятләр акланында” китабы һәм, әлбәттә, татлы бүләкләр алды.
Ә Мәскәүдәге Кремль чыршысына Раевка 2нче урта мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы Сабина Тагаева барды.
Читайте нас: