Әлшәй хәбәрләре
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бәйрәм кайтавазы
15 гыйнвар 2020, 18:00

Ә Гәйнәямакта – Яңа ел кәефе

Ел саен авыл биләмәсендә йортны, ишегалдын һәм урамны иң яхшы бизәүгә конкурс үткәрелә.

Ел саен авыл биләмәсендә йортны, ишегалдын һәм урамны иң яхшы бизәүгә конкурс үткәрелә. Авыл халкы 2020 елны каршылар алдыннан да үз традицияләренә тугры калды. Һәр урамда диярлек чыршылар куелды, таулар, әкият геройлары сыннары барлыкка килде.

-Бу ярышта ел саен аерым гаиләләр генә түгел, тоташ урам командалары да катнаша, - дип үз фикере белән уртаклашты китапханәче Альбина Усманова – Бәләкәй авылларда яшәүчеләр дә бу чарадан читтә калмый. Могҗиза тудырырга сәләтле осталарыбызның уйлап табучанлыгына, иҗади маһирлыгына сокланмау мөмкин түгел.

Кыш бабай һәм Карсылу җитәкчелегендәге комиссиягә беренчелекне кемгә бирүне ачыклавы җиңел булмады, чөнки һәр катнашучы йортны, ишегалдын һәм урамны бизәүгә иҗади карап кына калмады, ә үз проектын мәзәк сүзләр, җырлар, биюләр һәм шигырьләр белән күңелле итеп яклый да белде. Ләкин конкурс булгач, аның җиңүчеләр де булырга тиеш.
Нәтиҗәдә Иршат авылы халкы “Әкият шәһәрчеге” номинациясендә үзенчәлеклек, эмоциональлек чагу иҗат һәм позитив өчен диплом белән бүләкләнде. Тукмакбашлар үзләренең матур бизәлгән шчыршылары һәм ел символының зур сыны өчен “Ел хуҗасы” номинациясен алды.
-Конкурста катнашучылар дипломнар белән бергә Яңа ел бүләкләре һәм, әлбәттә, бәйрәм кәефе алды, - дип өстәде Альбина Усманова.
Читайте нас: