Әлшәй хәбәрләре
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бәйрәм кайтавазы
12 март 2020, 15:00

Бәләкәй принцессалар балы үтте

Раевка авылыннан дүрт соклангыч кыз Уфада бәләкәй принцессалар балында катнашты

Раевка авылыннан дүрт соклангыч кыз Уфада бәләкәй принцессалар балында катнашты: кавалерлар - Уфа юридик институты студентлары белән биеде, үзләрен, Каринэ Хәбирова кебек, бәләкәй леди итеп тойды. Әйткәндәй, бу зур чара икенче тапкыр аның ярдәме белән үткәрелде.
Кызлар күңелле мәшәкатьләр белән мәшъгул булды - бал биюләре өчен күлмәк сайлады, матур прическа, макияж ясады – барсы да чын леди кебек әзерләнде. Менә озак көтелгән көн җитте. Башкорт опера һәм балет театры баскычында аларны иң кадерле кунаклар сыман каршы алдылар. Сәламәтлеге торышы буенча мөмкинлекләре чикләнгән һәм балалар йортларында тәрбияләнгән 250 кыз балга чакыру алды.
Театр фойесында ук бәйрәм кәефе сизелә иде. Һәр кызга таҗ һәм беләзек тапшырылганнан соң аларны әкият геройлары сәламләде, бу рольләрне аниматорлар һәм артистлар башкарды. Оештыручылар принцессалар өчен бай эчтәлекле программа – тылсымлы шоу, бию театры чыгышы, атларда һәм җигүле этләрдә йөрү, интерактив спектакльдә катнашу һәм, әлбәттә, бәйрәм балы әзерләгән иде.
Республика Башлыгы Радий Хәбиров чарада катнашучыларны Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады: ”Мин сезгә карап сокланам. Сезнең рух ныклыгына, яхшы укырга, актив һәм матур булырга омтылуыгызга сокланам. Сезнең иң көчле, игелекле, киң күңелле һәм акыллы әниләрегезгә зур рәхмәт сүзләре җиткерәсем килә. Мондый бәйрәмнәрне без бөтен республикла буенча оештырабыз, чөнки без сезне бик яратабыз һәм сезгә ярдәм ярдәм итәргә һәрвакыт әзербез. Бәйрәм белән!”
Республика Башлыгының хатыны Каринэ Хәбирова да җыелучыларны ихлас тәбрикләде һәм бүген бөтен республика буенча оештырылган мондый бәйрәмнәр ешрак үткәрелсен иде. Бу сезгә генә түгел, безгә, гадәти кешеләргә дә кирәк”, - диде.
Яшь принцессалар да – безнең районнан Кристина Әкимбәтова (4нче мәктәп), Гөлфия Вәлиева (башкорт лицее), Арина Ткаченко (гимназия) һәм Милена Долбикова (2нче мәктәп) республика Башлыгы һәм аның тормыш иптәше белән аралаша алулары, алар белән истәлеккә фотога төшүләре белән горурлану тойгысы кичерде.
-Безнең кызларыбызга прическалар, макияж, аквагрим ясадылар. Аларга фотосессия, музыкаль тамаша һәм “Летучий корабль” спектакле бик ошады. Балаларны тәм-том һәм коймак белән сыйладылар, истәлеккә бүләкләр тапшырдылар, - ди Миленаның әнисе Ольга Викторовна. – Каринэ һәм Радий Хәбировларның һәм барлык оештыручыларның балаларыбызга карата мәрхәмәтле мөнәсәбәтеннән күңелебез тулды.
Бу тылсымлы атмосферада минем кызым үзен чын принцесса итеп тойды. “Тамыр” балалар-үсмерләр телеканалы өчен биргән интервьюсында да ул шушы хакта сөйләде.
Бу көнне нәкъ ул һәм башка кызлар да тартыну, оялу тойгысын җиңеп, балда рәхәтләнеп биеде, аралашты һәм үзләренә яңа дуслар тапты.
Читайте нас: