Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
5 июнь 2018, 02:00

Мәңге талмас пар канатлар

Социаль-мәдәни үзәктә алтын туйларын билгеләгән гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү тантанасы узды.

Социаль-мәдәни үзәктә алтын туйларын билгеләгән гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү тантанасы узды.
Түбән Әүрез авылыннан менә инде ярты гасыр иңгә-иң терәп, бердәм һәм тату яшәгән Гөлсем Мәүлетҗан кызы һәм Фәнил Хәбир улы Басыйровлар, Рәсимә Имам кызы һәм Рифкать Гыйльметдин улы Латыйповлар туганнары һәм кунаклар җыелган бу тантаналы көнне көчле алкышлар астында сөю һәм тугрылык билгесе булган символик утны кабызды.
Л. Т. Сафина җитәкчелегендә район ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре, “Гаилә” үзәге җитәкчесе М. В. Кравченко алтын гаилә парларына иң җылы һәм изге теләкләрен җиткерде. Район мәдәният сарае һәм Түбән Әүрез авыл мәдәният йорты артистлары аларга музыкаль күчтәнәчләр бүләк итте. Башкортстан Республикасы Башлыгы Рөстәм Хәмитов исеменнән дә бүләкләр тапшырылды.
-Без Фәнил белән ул Кытай чигендә дүрт ел хезмәт итеп кайткач таныштык, - ди 15 яшьтән колхозда эшли башлаган Гөлсем Мәүлетҗан кызы сөекле тормыш иптәше белән бергә яшәгән еллары турында бәян итеп.
Ә Фәниле өчен ул дөньядагы иң кадерле кешесе, сайрап туймас сандугачы, гүзәл чәчкәсе, якты кояшы булган. Бергәләп дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр, аларга белем алырга ярдәм итеп, олы тормыш юлына чыгарганнар. Кызлары Рита Уфа мәктәпләренең берсендә өлкән сыйныфларда математика укыта. Уллары Руслан Ханты-Манси округында хәрби сак бүлегендә эшли. Кызлары Рима һәм кияүләре Нәфис Мостафиннарның үз фермер хуҗалыклары бар, алар кымыз җитештерү белән шөгыльләнә. Уллары Хәлил дә малтабарлык эшчәнлеге алып бара. Басыйровлар бүген дә балалары, сигез оныгы турында хәстәрлек күреп, аларның уңышларына куанып яши.
Рәсимә Имам кызы моннан 50 ел элек туган авылы Мәндәнгә кара туры атта аны соратырга килгән Рифкать белән язмышын бәйли. Яшьләр йорт салып керә. Ямь өстенә ямь өстәп, бер-бер артлы балалары Ризида, Идалия, Данил дөньяга килә. Гаилә башлыгы 37 ел Шафран урман хуҗалыгында техник булып эшли. Ә тормыш иптәше озак еллар райпо магазинында сатучы була, соңыннан колхозда хезмәт сала. Алар балалары бәхетенә куанып яши, алты оныкларын да үстерергә ярдәм итә.
Әйе, Латыйповлар һәм Басыйровларның гаилә тормышына карап сокланмау мөмкин түгел. 1968 елда гаилә корып, мәңге талмас пар канатлар булып, алар бүгенгәчә бер-берсенә булган сөю хисләрен түкми-чәчми саклап калган.
Ирина ВЛАДИМИРОВА.
Алтын туйларын билгеләгән Латыйповлар һәм Басыйровлар.
Читайте нас: