Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
8 июнь 2018, 02:00

Барча халык ял итте - сабантуй гөрләп үтте

Шимбә көн салкын һәм яңгырлы булуга карамастан, Салавт Юлаев исемендәге мәйданга халык күп җыелды.

Шимбә көн салкын һәм яңгырлы булуга карамастан, Салавт Юлаев исемендәге мәйданга халык күп җыелды. Чагу милли тирмәләр, сәүдә рәтләре, матур итеп бизәлгән сәхнә һәм спорт мәйданчыклары ерактан ук үзенә тартып торды. Язгы басу эшләренең тәмамлануын гәүдәләндергән сабантуй күптән инде дуслык, мәдәният һәм спорт бәйрәменә әйләнде. Быел да монда бик күп әлшәйләлер килгән иде.
Почетлы кунаклары йола буенча икмәк-тоз, милли ризыклар һәм җыр-биюләр белән каршы алдылар. Алар арасында республика авыл хуҗалыгы министры урынбасары И. И. Сураков, БР җәмәгать иминлеге ведомствоара Советы секретаре А. А. Касьянов, Башкортстан Башлыгы ярдәмчесе С. Ф. Харрасов, БР Башлыгы хакимиятенең урындагы үзидарә органнары белән эшләү бүлеге мөдире – идарәлек җитәкчесе урынбасары И. Ф. Саньяров, билгеле якташларыбыз:респуликаның Дәүләт җыелышы – Корылтай рәисе В. А. Пчелинцев, “Россельхозцентр” филиалы җитәкчесе Р. С. Кираев, Русиянең бәйсез профсоюзлар федерациясе рәисе советнигы А. М. Сәмирханов, республиканың атказанган артисты Н. Ә. Шәймарданов һәм башкалар бар иде.
Фольклор коллективларының һәм балаларның күңелле җырлары һәм биюләре, спортчыларның күрсәтмә чыгышлары бәйрәмгә ямь өстәде. Әлшәйлеләргә Наил Шәймарданов “Башкортстан” җырын, Сибай филармониясенең бию ансабмле дәртле бию бүләк итте.
Сабантуйны ачу хокукы БР атказанган төзүчесе Салават Фәйзуллинга, атказанган мәгариф хезмәткәре, районның шәрәфле шәхесе Фәрит Хәйбрахмановка, хезмәт ветераны Николай Демешовка бирелде. Флаг күтәрүгә “Раевка” җәмгыяте терлекчесе Рим Вәлиуллин һәм “Заря” җәмгыяте механизаторы Вячеслав Потапов лаек булды.
Бәйрәм парадын легендар “Виллес” автомобилендә сугыш ветераны Р. Г. Гөбәйдуллин, запастагы подполковник, хәрби хәрәкәтләр ветераны, Батырлык ордены кавалеры Ф. Г. Зиннәтуллин ача.
Дикторлар Тәнзилә Зарипова һәм Рәшит Улямаев чыгышы астында транспарантлар, төрле төстәге шарлар белән бизәлгән машиналарда Нигъмәтулла авылыннан Дибаевлар, Балгаҗыдан Хаҗиевларның күпбалалы гаиләләре, “Раевсахар”, “Башкортстан бройлеры”, “Раевка элеваторы” җәмгыятьләре эшчәннәрере, банк системасы хезмәткәрләре, “Башкирэнерго” һәм “Башкортстан энергия сату компаниясе” җәмгыяте, үзәк район дәваханәсе, республиканың борынгы уку йорты– Аксен агросәнәгать колледжы, авыл биләмәләре вәкилләре уза.
Әлшәй халкын бәйрәм белән район хакимияте башлыгы Д. Р. Мостафин котлый:
-Быел аграрчылар лаеклы эшләдедәр, дип горурлык белән әйтә алам. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре язгы басу эшләрен агротехник срокларда башкарып чыкты. Бүген район игенчеләре алдында чәчүлекләрне вакытында һәм сыйфатлы тәрбияләү бурычы тора.
Шуны билгеләп үтәсе килә, республика Хөкүмәте авыл хуҗалыгы предприятиеләренә һәрвакыт бәяләп беткесез ярдәм кулы суза. Ел башыннан авыл хуҗалыгын үстерүгә 26 млн сумлык субсидияләр бүленде. 224 млн сумга кредит һәм займнар алынды.
Район башлыгы республика җитәкчелегенә зур ярдәме өчен рәхмәт белдерде, механизәторлар һәм терлекчеләр, эшчеләр һәм җитәкчеләр, укытучылар һәм табиблар, төрле өлкә вәкилләре хезмәтен мактап телгә алды. Сабантуйны үткәрүдә ярдәм иткән оешмаларга, район хуҗалыкларына, малтабарларга рәхмәт белдерде. Хөрмәтле сугыш һәм тыл ветераннарына ихлас теләкләрен белдерде. Һәм бу күркәм бәйрәмдә барысына да яхшы ял теләде.
Тантаналы шартларда хезмәт алдынгыларына РФ һәм БР Авыл хуҗалыгы министрлыкларының, район хакимияте грамоталары һәм рәхмәт хатлары тапшырылды. Югары күрсәткечләргә ирешкән хуҗалыклар һәм авылларны төзекләндерү район конкурсында җиңгән авыл биләмәләренә дә бүләкләр тапшырылды.
Бәйрәмнең тантаналы өлеше чагу салют белән тәмамланды һәм тагын да мавыктыргыч, күңелле уеннар башланды. Спорт программасын 1600 метрга җиңел атлетика кроссы ачты. Йөгерүчеләр артыннан җигелгән атларда бригадирлар күренде. Бә бәйгедә “Гимаева Г. Р.“ крестьян-фермер хуҗалыгыннан 5нче сан астында Казбек кушаматлы атында Зөлфәт Фазылов алга чыкты. Шул ук сан астында “Галиәкбәров” крестьян-фермер хуҗалыгыннан дүрт яшьлек Брук-Лэй кушаматлы җирән биядә Вәсил Котыев җиңү яулады. Юртаклар чабышында Аксен агросәнәгать колледжыннан Ларк-Кранда Фәнис Кәримов беренче урынга чыкты. 3200 метр арага ат чабышларында финишка беренчеләрдән булып “Галиәкбәров” крестьян-фермер хуҗалыгыннан биш яшьлек Гусар кушаматлы кола атта Фларид Ильясов килде.
Тамашачылар уратып алган көрәш келәмендә батырлар көч сынашты. Аксен агросәнәгать колледжыннан Айнур Борханов (60 килограммга кадәрге авырлык категориясендә), Айгиз Зыязетдинов (90 килограммга кадәр), “Красный Клин” агрофирмасынна Арыслан Сафин ( 60 килограммга кадәр), “Башкортстан игенчелек компаниясе” җәмгыятеннән Рушан Ильясов (80 килограммга кадәр), Айтуган Әхмәтов (90 килограммга кадәр) җиңүгә иреште.
Теләге булган һәркем төрле конкурсларда, уеннарда, аттракционнарда катнаша алды. Шушындый суык көнне дә суга төшеп балык тотучылар да булды. ә төп сәхнәдә гөрләп бәйрәм концерты барды.
Бик күп спорт чараларында Аксен агросәнәгать колледжы, “Заря”, “Башкортстан игенчелек компаниясе” җәмгыятьләре вәкилләре призлы урыннарны яулады. Сабантуйның йөзек кашы булган тирмәләр конкурсында, шулай ук гомум команда исәбендә, агросәнәгать колледжы беренче урынга чыкты.
Балалар сабантуе да күңелле һәм мавыктыргыч булды, аны, һәрвакыттагыча, талантлы үз эшенең остасы Надежда Самойлова җитәкчелегендәге Пионерлар йорты педагоглары оештырды. Аларның оста куллары белән парк һәм бакча дизайны өчен печәннән эшләнгән ат, эт, кыр кәҗәсе һәм аю сыннары барысының да күңеленә хуш килде. Бу эшләрне башкаруга аларны Мәҗит Шакир улы Минебаев илһамландырган.
Сәхнәдә районның яшь талантлары чыгыш ясады. Осталык дәресләре эшләде, анда мәктәп һәм балалар бакчалары коллективлары актив катнашты. Ярминкәләрдә иҗади остаханәләр гөрләп торды, анда теләге булган һәркем үз куллары белән әйберләр эшләп карады. Кунакчыл хуҗалар, үзенчәлекле бизәлгән милли тирмәләр, тәмле шашлык һәм чын үзбәк пылавы, балаларның яраткан тәм-томы – төрле төстәге шикәрле мамык, камыр ризыклары, парашютчылар катнашлыгындагы онытылмас чагу авиашоу, спорт, музыкаль һәм концерт программалары, төрле уеннар, аттракционнар, матур бүләкләр һәм призлар әлшәйлеләрне яңа хезмәт уңышларына илһамландырды, дәрт-дәрман өстәде. Шулай итеп, быелгы сабантуй да шаулап-гөрләп үтеп китте!
Ирина ВЛАДИМИРОВА.
Читайте нас: