Слак авылына 280 ел тулуга багышланган зур бәйрәм узды
Туган җир, туган авыл – һәркем өчен дә изге төшенчә. Кеше бервакытта да туып-үскән төяген онытмый. Чит тарафларда яшәсәк тә, йөрәк түрендә туган авылыбызга булган сөю мәңге яши, чөнки без монда туганбыз, хәтфә үләндә аунап, ялан тәпи йөгереп үскәнбез...
Тантанага авылда туып-үсеп читтә гомер итүчеләр бик күп җыелган иде. Шимбә көнне өй мәшәкатьләреннән арынып, урындагы халык та мәйданга ашыкты. Бәйрәм мәчеттән ерак түгел урында үтте. Кунакларның елмайган йөзләреннән якташлары белән очрашуга шат булулары күренеп тора. Чыннан да, халык авылларының юбилеена ныклап әзерләнгән. Барысы да бердәм эшләгән, беркем дә читтә калмаган. Урамнарны тәртипкә китергәннәр, матур сәхнә төзеп куйганнар, авылның тарихы чагылдырылган фоторәсемнәрдән стенд урнаштырганнар, урындагы оста кулларның кул эшләреннән күргәзмә оештырганнар.
-Слак авылы бай тарихлы. Ил күргәнне күреп, кайгысын да, шатлыгын да бергә уртаклашып эшләгән һәм яшәгән авыл халкы. Илебезнең иңенә төшкән иң зур сынауларның берсе – Бөек Ватан сугышында катнашып, туган якларына исән-сау әйләнеп кайталар, күпләр яу кырында башын салды. Әрвахлар рухына багышлап Слак мәчетенең имам-хатибы Фәнүр Нигъмәтуллин аят укыды. Чараны авыл биләмәсе башлыгы Марс Мөхтәсимов ачты.
-Слак – матур йолалары, гореф-гадәтләре, югары казанышлары, эшсөяр халкы һәм күренекле якташлары булган, бай тарихлы авыл. Ул ел саен күркәмләнә, анда уңайлы һәм заманча шартлар тудырыла, шулай булгач, киләчәктә монда яшьләр яшәргә калыр дигән өмет бар, - дип билгеләде чыгышында район мәдәният бүлеге җитәкчесе М. Ф. Әкимбәтов. – Бүгенге бәйрәм барыгызга да балаларның бәхетле елмаюын, дуслар белән аралашудан шатлык китерсен.
Һәр ташында тарих саклана
Дөньяда төрле авыллар бар. Бер авыл – үзенең таулары, икенчесе – сулары, өченчесе урманнары белән дан тота. Ә Слак авылы шуларның барсы белән дә мәшһүр. Авыл мәһабәт Мостаким тавының итәгендә, Слак дип аталган елга буена урнашкан. Элек биләмә икенче төрле аталган. Башта бу җирләргә беренче булып килеп утырган мулла Әхмәр Абдрахимовның туган авылы исеме – Сөендек дип аталган, аннары – Әхмәр, аннан соң гына елга исеме буенча Слак дип йөртелә башлаган. Аның туфрагында йөзләгән, меңләгән кешенең эзе калган һәм алар өчен дә ул – туган авыл, туган як, туган төяк. Шул кешеләрнең кул көче, акылы белән авыл көннән-көн баеган, матурланган. Бу турыда тулырак һәм төплерәк итеп әлеге вакытта хаклы ялда булган, күп еллар урындагы мәктәптә биология һәм химия укытучысы булып эшләгән, хөрмәткә лаек мәгариф ветераны М. С. Солтанов сөйләде. Марат Сафаргали улы туган яклары турында күренекле галим А. З. Әсфәндияров җыйган мәгълүматларны китерде, үз фикере белән дә уртаклашты.
Бүгенге Слак авылы XVIII гасыр ахырында мишәрләр биләмәсе булган. Бу турыда мәгълүматлар да бар. Җаек-Сыбы-Мең волосте башкортлары 1738 елда ук беренче мишәр төркемен кертә. Мишәрләрнең бер өлеше монда җир хуҗалары рөхсәтеннән башка килеп утыра. Аннары 1749 елда монда яңа бер төркем көчләшеп килеп утыра. Башкортлар һәм кертелүчеләр арасындагы законсыз гамәлләр мөнәсәбәтләрне көйләүне таләп итә. Ун елдан соң гына алар бу мөнәсәбәтләрне законлаштыру кирәклеген аңлый. Килешү 1759 елда төзелә, бер елдан соң Уфа провинциаль канцеляриясе тарафыннан раслана.
Билгеле булуынча, үткәннәрне белми торып, бүгенгесе булмый, бүгенгесен белми – киләчәк булмый. Бу гади хакыйкатьтән чыгып, якташыбыз, меценат Наил Минеәхмәт улы Даутов Слакта авылның оештырылуы турында төп мәгълүматлар чагылдырылган мемориаль такта ачу тәкъдиме белән чыга. Инициативаны слаклылар хуплап каршы ала.
Бүген авылда 344 йорт исәпләнә, анда 1 меңнән күбрәк кеше яши. Урта гомуми белем бирү мәктәбендә 74 укучы укый, балалар бакчасына 21 бала йөри. Мәдәният йорты, мәчет, китапханә, врачлык амбулаториясе бар, сәүдә челтәре яхшы үсешкән. Соңгы елларда яңа йортлар төзелә, урамнар төзекләндерелә. Күпләр малтабарлык эшчләнлеге белән шөгыльләнә, ярдәмче хуҗалык тота. Авылда дүрт крестьян-фермер хуҗалыгы, шулай ук су хуҗалыгы объектларын һәм корылмаларын эксплуатацияләү учреждениесе эшли.
Бәйрәм көнне, традиция буенча, туган төягенең чәчәк атуы хакына намуслы хезмәт иткән кешеләрне тәбрикләделәр. Алар исеменә бик күп изге теләкләр һәм җылы сүзләр яңгырады. Иң яхшылары сәхнәгә күтәрелеп, тантаналы шартларда истәлекле бүләкләр алды. Бүләкләнүчеләр арасында 90 яшен тутырган Рәйсә Гайнетдин кызы Гөссәметдинова, Миннәт Зиннәт улы Уелданов, Мәрвәр Нәмәт улы Сибәгатуллин, Фәрхинур Фәррах кызы Сәлимгәрәева да бар.
65 ел бергә тату гомер кичергән гаилә пары Миннур һәм Рәхимҗан Якуповларны көчле алкышлар белән каршы алдылар. Быел бергә тормыш коруларына 60 ел тулуын билгеләгән Сәвия һәм Тәбрис Хәмидуллиннарны, 50 ел бергә яшәгән Гөлсимә һәм Зөфәр Гыйбадуллиннарны һәм 40 ел бергә гомер кичергән Вәсилә һәм Рафыйк Ногымановларны, Сәрия һәм Рәмил Әхмәтҗановларны да хөрмәтләделәр. Яңа гына гаилә корып, күптән түгел беренче кызлары туган Динара һәм Айрат Хаҗивәлиевларны да котладылар.
Авыл Советы игълан иткән төрле конкурслар җиңүчеләре исемнәре дә аталды. Мәсәлән, иң матур йорт хуҗалары дип Гөлфирә һәм Илдус Зиннәтуллиннар, Вәсилә һәм Рафыйк Ногымановалар, Ирина һәм Марат Галиәкбәровлар табылды. “Авылның иң оста куллы ир-аты” дигән исем Ильяс Кашапов һәм Айрат Саматовка бирелде, ә иң уңган аш-су осталары дип Тәслимә Мөхтәсимова, Роза Әхмәтгәрәева һәм Рауза Абдулвәлиева, иң күп чәчкә үстерүче дип Әлфия Уразалиева һәм Вәсилә Зиннәтуллина аталды. “Күпбалалы тату гаилә” номинациясендә алты балага гомер биргән Розалия һәм Фидан Ахуновлар, биш бала тәрбияләгән Әлфия һәм Дамир Харрасовлар җиңүче булды. Мәктәп директоры Раушания Хәбибуллина, авыл старостасы Мәрвәр Хәмидуллин, кымызчы Айрат Ганиев, шулай ук хезмәт ветераны Мәҗит Мөхтәсимов “Авылның иң актив кешесе” исеменә лаек булды. Авылның юбилеен уздыруда иганәчелек ярдәме күрсәткән “Берлек” җәмгыятенә һәм авылны төзекләндерүгә зур өлеш керткән малтабар Илдар Резвановка аерым рәхмәт сүзләре яңгырады. Бүләкләү чарасы моңлы җырлар, дәртле биюләр белән үрелеп барды. Бәйрәмгә килүчеләр үзешчән сәнгать түгәрәгендә катнашучы Гөлшат Сафина, Гөлфия Насыйрова, Диана Газизова, Резеда Ганиева, Наилә Шәрипова һәм Наил Харрасов, Рита Шандинова, Илгиз Шәрәфетдинов, Гөлфирә Мөхтәсимованың чыгышларын көчле алкышларга күмде.
Чараны оештыручылар балалар турында онытмаган. Мәйданда спорт ярышлары һәм шаян конкурслар үткәрелде, төрле аттракционнар: батутлар,карусель, тир эшләде. Бу эссе көнне аларны туңдырма белән сыйладылар. Тирмәләр һәм палаткалар янында сәүдә дә кызу барды. Авылдашлар рәхәтләнеп аралашты, “Мин Слакны яратам” логотипы янында фотога төште, тәмле пылау һәм шашлыктан авыз итте. Бер сүз белән әйткәндә, бәйрәм шәп үтте!
Бәйрәмдә катнашып, чагу мизгелләрне фотога Айгөл МӨХӘММӘТДИНОВА төшерде.