Әлшәй хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
10 июль 2018, 02:00

Бәйрәм барысына да ошады

Июнь аеның соңгы көнендә Бүдәньяр халкы авылларының 90 еллык юбилеен билгеләде

Июнь аеның соңгы көнендә Бүдәньяр халкы авылларының 90 еллык юбилеен билгеләде
Бу зур тантана хозур табигать кочагында, урман уртасындагы матур акланда узды. Бәйрәмгә шушы авылда туып-үсеп, хәзер инде республикабызның һәм илебезнең төрле почмакларында яшәгән якташлар кайтты. Аларның барысын да туганлык җепләре, уртак хатирәләр һәм туган якны сагыну хисләре берләштерә.
Соңгы айларда авылыбыз күзгә күренеп үзгәрде, күркәмләнде. Һәркем аның урамын, йортларны төзекләндерүгә үз өлешен кертте.
Чараны Гәйнәямак авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Алик Усманов ачты. Район авыл хуҗалыгы бүлеге баш зоотехнигы, якташыбыз Флюр Солтанов да авылдашларын бәйрәм белән җылы котлады. Авылның үсешенә зур өлеш керткән, бәйрәмне оештыруда һәм үткәрүдә финанс ярдәме күрсәткән, җәмәгать тормышында актив катнашкан Нәҗип Сәгыйтов, Венера Солтанова, Фазылҗан Хафизов, Минегазыйм Миһранов, Венер Миһранов, Рәстәм Шәйгарданов, Нургали Миһранов рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Чараны алып баручылар җыелучыларны Бүдәньяр авылы тарихы белән таныштырды. Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларын да искә алды.
Тантаналы шартларда авылның иң өлкән кешеләре Миңсылу Сәрвәр кызы Шәйгарданова, Хәернас Шәйхлислам улы Зарипов, Вазыйк Вәсил улы Теләшев, Миннур Гилемҗан кызы Җәлилова, Зәйтүнә Вахит кызы Теләшева, Миннур Вәли кызы Сәгыйтовага һәм иң яшь гражданины– өч яшьлек Альмира Сәгыйтовага истәлекле бүләкләр тапшырылды. Шулай ук төрле конкурсларда һәм номинацияләрдә җиңүчеләр билгеләп үтелде. Минегазыйм Миһрановның йорты “Үрнәкле йорт” дип танылды. “Чәчкәле йорт” номинациясендә Маликовлар гаиләсенә тиңнәр булмады. Аларның бакчасында чәчәкләрнең нинди генә төре юк!
Чараның тантаналы өлешеннән соң концерт булды. Анда үзешчән артистлар һәм күрше районнардан килгән кунаклар моңлы җырлар башкарды. Шулай ук сәүдә рәтләре эшләде, тирмәләр, фотостендлар урнаштырылды, уен мәйданчыклары оештырылды. Аттракционнарда һәм ярышларда теләге булган һәркем үз көчен һәм җитезлеген күрсәтте.
Бәйрәм барысының да күңеленә хуш килде. Туып-үскән җиреңдәге мондый очрашулар күңелләрне рухи яктан баета, илһам-дәрт бирә, авылдашларны берләштерә, шатлык-кунаныч бүләк итә һәм изге эшләргә илһамландыра.
Альбина УСМАНОВА,
Гәйнәямак авылы модельле китапханәсе китапханәчесе.
Читайте нас: