Әлшәй хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
24 август 2018, 02:00

Ташкичүем, Ташкичүем, Туган җирем-бишегем!

Ташкичүлеләр авылларының 90 еллык юбилеен билгеләде

Зур булмаган Ташкичү авылы таулар итәгендә, Солтанай, Трунтаиш елгалары чылтырап аккан матур үзәнлектә урнашкан. Яшеллеккә күмелгән бу авыл соңгы вакытта күзгә күренеп үзгәрде, күркәмләнде.
Тарих битләреннән
1920 елда Мәсәй (Трунтаиш) авылыннан берничә гаилә шушы хозур төбәккә килеп төпләнә. Ул вакытта авыл халкы су алырга чишмәләргә йөри. Аркылы тал һәм Убыр коесы дигән атамаларны кешеләр әле булса онытмый.
Дүрт елдан соң, шушы җирләрнең хуҗасы булган чуракайлылар белән сөйләшеп, авылга күчеп килүчеләр арта. 1925 елда инде Ташкичүдә 25 йорт исәпләнә. Авыл аксакаллары хәтерләвенчә, монда элек таш чыгару белән шөгыльләнгәннәр. Шуңа да 1928 елдан башлап авыл рәсми рәвештә Ташкичү тип йөртелә башлый.
Манарасы гына куелмый калган мәчет бинасында башлангыч мәктәп ачыла. Балаларның беренче укытучылары Даут Хәкимов белән Фуат Шәрипов була.
30нчы елларда колхозлар оештырыла. Трунтаиш, Ташкичү һәм Каран авыллары “Көрәш” хуҗалыгына берләшә, аның рәисе итеп Габдерәхим Хөссәмов сайлана. Биш елдан соң төп авыл хуҗалыгы предприятиесен бүлеп, Трунтаишта “Көрәш”тән башка Тельман исемендәге хуҗалык булдырыла, ә Ташкичү һәм Каран Куйбышев исемендәге колхозга кушыла, аңа Мултан Дәүләтов җитәкчелек итә. Шушы вакытта авылга янә бик күп кешеләр күчеп килә, һәм Ташкичүдә 75 йорт булып китә.
Хуҗалыкта үсемлекчелек, малчылык, умартачылык һәм бакчачылык белән шөгыльләнәләр. Колхоз бакчасында алма, карлыган үстерелә. Авылда кара төлке кебек затлы тиреле җәнлекләр үрчетелгән ферма да була.
1936 елда ташкичүлеләр мул уңыш үстереп ала. Тырыш хезмәтләре өчен эшчәннәргә ашлык бирелә, аны сатып авыл халкы патефон, сәгать, велосипед кебек кирәк-яраклар сатып ала. Тормыш шулай акрынлап җайга салына...
Бөек Ватан сугышы башлангач Ташкичүдән 45 ир-егет фронтка китә, шуларның 23ө генә туган авылына әйләнеп кайта.
50нче елларда хуҗалыкларны янә берләштерү башлана. Ташкичү һәм Каран авыллары кергән Куйбышев исемендәге колхозга “Шәрек” (Чуракай авылы), “Кызыл тау” (Идрис), “Ильич юлы” (Колонка, Горянка, Малиновка) колхозлары өстәлә.
Бүгенге көн: бәләкәй авылның проблемалары
Шафран авыл Советына кергән Ташкичүдә 109 кеше яши, шуларның 24е – пенсионер. Авылда 62 йорт исәпләнә, 25е, кызганычка каршы, буш тора. Яшьләр яхшы тормыш эзләп шәһәргә чыгып китә. Бу бәләкәй авылда мәктәп тә, балалар бакчасы, клуб, фельдшерлык пункты, бер генә магазин да юк, күчмә автокибетләр дә килми, район үзәгенә кадәр автобус хәрәкәте дә юк. Әмма авыл кешеләре дәүләт ягыннан ярдәм алуга өметен өзми. Һәм бу җәһәттән тәүге адым ясалды да инде – былтыр “Авыл территорияләрен тотрыклы үстерү” федераль программасы буенча озынлыгы 3,5 километр тәшкил иткән юл салынган. Хәзер теләсә нинди һава торышында да авылга бару авырлык тудырмый.
Иң яхшы хезмәткәрләргә – ихтирам һәм хөрмәт
Тантана башланыр алдыннан ташкичүлеләр зиратка барып, ата-бабалары рухына Коръән аятлары укыды. Арытабан бәйрәм авылдан ерак түгел, тау битләвендә Солтанай елгасы янында дәвам итте.
Бәйрәмгә илебезнең төрле төбәкләреннән якташларыбыз кайтты, абруйлы кунаклар да килде. Аларны йола буенча икмәк-тоз һәм баллы бавырсак белән каршы алдылар.
Чараны ачып, авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Руслан Солтанов ташкичүлеләрне шушы истәлекле вакыйга белән ихлас тәбрикләде. Район Советы секретаре Шамил Сәлимов та изге теләкләрен җиткерде. Арытабан бәйрәмгә әзерләнүдә актив катнашкан якташларга, авыл халкына һәм оештыручыларга Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Әйе, монда күп эшләр башкарылган. Иң элек, ташкичүлеләр йортларын һәм ихаталарын тәртипкә китергән, авыл зираты капкасын, рәшәткәләрен алмаштырганнар. Төзелеш материаллары сатып алуга Шафран авыл биләмәсеннән тыш “Раевсахар” җәмгыяте казанлыгы җитәкчесе Мәҗит Габитов, малтабарлар Айрат Сәйфетдинов, Раян Габдерәкыйпов ярдәм күрсәткән.
Район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рәйлә Шәфыйкова авылдашлары белән өмәләр оештырган. Ә Рәйлә Фәйзуллина исә бу истәлекле тантананың иҗади илһамландыручысы булган. Аның тырышлыгы белән Ташкичүдә күптапкырлар авылдашларның очрашуы үткәрелгән. Рәйлә Мәрдан кызы - Ямал-Ненец автономияле округының атказанган мәдәният хезмәткәре. Озак еллар ул “Умырзая” татар-башкорт җәмгыятенә һәм “Дуслык” ансамбленә җитәкчелек иткән. Аның белән бергә бәйрәмне алып барган Тәнзилә Сидоренко да – Ташкичү авылыннан. Ул – Свердловск өлкәсе татарлары автономиясенә караган “Хәзинә” төркеме җитәкчесе, “Ләйсән” төркеме солисты, шигырьләр җыентыгы авторы.
Тантаналы шартларда ветераннар советы рәисе Ф. Г. Хәйбрахманов авылның өлкән яшьтәге кешеләренә – Мөкәрәмә Әбделхалик кызы Шәфыйкова, Фәрәгия Рәхимҗан кызы Нәсхетдинова, Мәрхәбә Имаметдин кызы Сәлимова, Мөслимә Хәернас кызы Сәрвәрова, Вәсилә Нурлыгаян кызы Сәйфетдинова, Тәнзилә Габдулла кызы Бәдретдинова, Разия Гаян кызы Гыйльметдинова һәм Миңнегайшә Габдулла кызы Габдерәкыйповага истәлекле бүләкләр тапшырды. Ә район “Агинәйләр” клубы вәкилләре Фәрәгия Рәхимҗан кызына ак яулык ябындырды. Билгеле булуынча, мондый яулык хуҗасының уй-ниятләре изге булырга һәм ул үзенең бай тормыш тәҗрибәсен үсеп килүче яшь буын белән уртаклашырга тиеш.
Чарада күпбалалы гаиләләр: Розалия һәм Таһир Нәсхетдиновлар, Тәүсия һәм Хәлит Нәҗметдиновлар, Гөлнәзирә һәм Гизәр Гомәровлар, Вәсимә һәм Рәфис Исмәгыйлевлар, Минисара һәм Зиннур Сәрвәровларга аерым рәхмәт белдерелде. Бу көнне туган көннәрен билгеләүчеләрне дә онытмадылар. Алар – Әнисә һәм Мазһар Шиһаповлар, Линар Насыйбуллин. Төрле конкурс җиңүчеләре игълан ителеп Зиләрә Габдерәкыйпова белән Әлфия Сәлимова кул эше осталары дип табылды.
Талантларга бай төбәк
Бүләкләү тантанасы концерт номерлары белән үрелеп барды. Тамашачылар район мәдәният сарае артистлары, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар чыгышларын көчле алкышларга күмде. Мәндән авылыннан Марат Галимуллинның оста һәм дәртле итеп гармунда уйнавы, һәрьяклап талантлы “Агинәйләр”нең чыгышы чарага ямь өстәде. Рәвис Гомәров, Рәмзия Яппарова, Фәнзия Шәфыйкова, Гүзәл һәм Илгиз Сәрвәровлар, Илһам Гомәров, Риф Хөсәенов башкаруындагы моңлы җырлар һәркемнең күңеленә хуш килде.
Популяр эстрада җырчысы, композитор Вилдан Фәйзуллин да “Ташкичүем” һәм “Атай йорты” җырларын башкарып, якташларын куандырды. Җырчының музыкаль композицияләрен халык шул кадәр җылы кабул итте, тамашачылар аңа кушылып җырлады һәм рәхәтләнеп биеде. Талантлы ижадчы республиканың атказанган артисты, “Нур” дәүләт татар театры актрисасы Дамира Сәетова белән дә җырлар башкарды.
Бу көнне шулай ук Хәниф Нәсхетдинов, Тәнзилә Сидоренко һәм Раушания Сәлимова туган төяк турында күңелләргә үтеп керерлек шигырьләрен укып ишеттерде. Рауза Миргалиева зур тикшеренү эше үткәреп, авыл турында барлык тарихи мәгълүматларны, хәтирәләрне бергә туплаган. Уфа кунаклары - үз шәҗәрәләрен төзегән Гәрәевлар гаиләсе – Нурия Хәкимова һәм “Ләлә-Тюльпан” һәм “Ихлас” мәчетләре имам-хатибы Рәмил хәзрәт бу эшне башкару тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Ташкичү җирендә оештырылган юбилей тантаналарында туганнар, дуслар, сыйныфташлар белән күңелле очрашулар, җылы аралашу минутлары, изге теләкләр, моңлы һәм дәртле җыр-биюләр, конкурслар һәм бүләкләр – бәйрәмгә кайткан һәркемнең күңелендә бик озак сакланыр әле.
Айгөл МӨХӘММӘТДИНОВА.
Автор фотолары.
Читайте нас: