Әлшәй хәбәрләре
-5 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Бәйрәмнәр
16 ноябрь 2018, 02:00

Кыш бабайга хат яз!

18 ноябрьдә балалар гына түгел, өлкәннәр дә ихлас ышанган тылсымлы әкият герое – Кыш бабай туган көнен билгели.

Изге күңелле бу бабайга ничә яшь икәнлеге билгесез, әмма нәкъ шушы көндә аның биләмәсендә – Бөек Устюгта энҗе карлары һәм каты салкыннары белән чын кыш үз хокукларына керә икән.

Безгә дә салкыннар килеп җитте, дөрес, әлегә җем-җем итеп балкыган кар бөртекләреннән башка. Ә кыш сулышын тою һәм могҗизага ышану өчен өч яшьтән алып 15 яшькә кадәрге балаларны “Кыш бабайга хат” республика проектында катнашырга чакыралар.

Уфаның “Шәһәрне үстерүнең җәмәгать фонды” социаль, мәдәни һәм икътисади үсеш фонды һәм Кыш бабайның махсус хезмәте проектта катнашучылардан хатлар кабул итә башлады да инде.

Шартларга ярашлы, ктанашучылар Кыш бабайга хат язарга һәм ел дәвамында нинди изге эшләр башкарулары турында язарга һәм махсус биремнәр үтәргә тиеш.

Хатларыгызны 23 ноябрьгә кадәр 450098, Уфа шәһәре, "Кыш бабайга” дип исемләнгән абонент ящигына яки [email protected] электрон почтасына җибәрергә кирәк.

Проект шартлары буенча бүләкләр сорап язган хатлар каралмый, конкурста изге эшләр турында хәбәр ителгән хатлар гына катнаша, дип белдерде оештыручылар. Ә җиңүчеләр Уфада Кыш бабай һәм Карсылу белән үтәчәк Раштуа чыршысына чакырыла, ул гыйнварда, каникул көннәрендә узачак.

Җентекле мәгълүматны “Шәһәрне үстерүнең җәмәгать фонды” сайтында табарга мөмкин.

Үз хәбәрчебез.
Читайте нас: